Казанда Аяз Гыйләҗев әсәрләре буенча куелган спектакльләр декадасы була
8-11 ноябрьдә Казанда татар прозаигы һәм драматургы Аяз Гыйләҗев (1928-2002) әсәрләре буенча куелган спектакльләр декадасы була. Декадада Хакасс милли театры һәм Әлмәт, Әтнә, Казан, Яр Чаллы шәһәрләре...
8-11 ноябрьдә Казанда татар прозаигы һәм драматургы Аяз Гыйләҗев (1928-2002) әсәрләре буенча куелган спектакльләр декадасы була. Декадада Хакасс милли театры һәм Әлмәт, Әтнә, Казан, Яр Чаллы шәһәрләреннән татар театрлары катнаша. Спектакльләр Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының Зур һәм Кече сәхнәләрендә, шулай ук, К.Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрында күрсәтеләчәк. Декада Аяз Гыйләҗевның тууына 90 ел тулуга багышланган чаралар кысасында үтә.
8 ноябрь 15.00, «Кар астында кайнар чишмә»,Әлмәт татар дәүләт драма театры. Г.Камал театрының Кече залында уйнала.
8 ноябрь 18.30, «Өч аршын җир», А.М. Топанова исемендәге Хакас милли театры. К.Тинчурин театрында уйнала.
8 ноябрь 19.00, «Оҗмах капкасы», Әлмәт татар дәүләт драма театры. Г.Камал театрының Зур залында уйнала.
9 ноябрь 17.00, «Өч аршын җир», Яр Чаллы дәүләт татар драма театры. Г.Камал театрының Кече залында уйнала.
9 ноябрь 19.00, «Югалган көн», Г.Тукай исемендәге дәүләт драма театры. Г.Камал театрының Зур залында уйнала.
10 ноябрь 17.00, «Ефәк баулы был-был кош», К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры. К.Тинчурин театрында уйнала.
11 ноябрь 15.00, «Яра», Т.Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театры. Г.Камал театрының Кече залында уйнала.
11 ноябрь 18.00, «Әтәч менгән читәнгә», Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Акадмия театры. Г.Камал театрының Зур залында уйнала.
Фото: Театрның шәхси архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
-
Миләүшә Хәйруллина: «Кызыл юлдан»
Комментарий юк