Казанда тавыш бирү көнендә сайлау участоклары янында авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшләячәк
(Казан, 12 март, «Татар-информ»). Россия Президентын сайлау көнендә, 18 мартта, Казанда сайлау участоклары янында авыл хуҗалыгы ярминкәләре оештырылачак. Шәһәр Башкарма комитеты аппараты җитәкчесе Евг...
(Казан, 12 март, «Татар-информ»). Россия Президентын сайлау көнендә, 18 мартта, Казанда сайлау участоклары янында авыл хуҗалыгы ярминкәләре оештырылачак. Шәһәр Башкарма комитеты аппараты җитәкчесе Евгений Варакин Казан мэриясендә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шул хакта хәбәр итте.
«Казанлылар яратып өлгергән авыл хуҗалыгы ярминкәләре тавыш бирү көнендә һәр сайлау участогы янында оештырылачак», - дип искәртте Варакин.
Сатып алучыларга азык-төлек һәм көнкүреш химиясе товарларының киң ассортименты тәкъдим ителәчәк. Аларның бәяләре дә арзанрак булачак, дип өстәде Башкарма комитет аппараты җитәкчесе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы узды
-
Камал театрының тарихи бинасында «Кайтаваз. Илһам Шакиров» концерты
-
Каюм Насыйри музеенда затлы чара узды
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
Комментарий юк