Казанда узган Нәүрүз бәйрәме төрле милләттән булган меңнән артык кешене бергә җыйды
(Казан, 24 март, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Бүген, 24 март көнне, Казанда узган Нәүрүз бәйрәмендә төрки халыклар үз мәдәниятләре белән таныштырды. Казан ипподромына Нәүрүз бәйрәменә меңнән а...
(Казан, 24 март, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Бүген, 24 март көнне, Казанда узган Нәүрүз бәйрәмендә төрки халыклар үз мәдәниятләре белән таныштырды. Казан ипподромына Нәүрүз бәйрәменә меңнән артык кеше килде. Килгән кунаклар Татарстан халыклары Ассамблеясе сәнгатькәрләре һәм эстрада җырчылары башкаруында концерт карый алды.
Бәйрәм башланыр алдыннан катнашучылар, дуслык билгесе буларак, күккә шарлар очырды.
Нәүрүздә катнашучы халыклар үз мәдәниятләре белән бергә аш-суларын да тәкъдим итте. Бәйрәм кунаклары казанда пешкән пылаудан, шашлыктан һәм башка тәм-томнардан авыз итә алды.
Нәүрүзне үз иткән татар, башкорт, азербайҗан, афган, казах, кыргыз, үзбәк һәм башка халыклар үз мәдәниятләрен, гореф-гадәтләрен чагылдырган йорт әзерләгәннәр. Һәр халык вәкиле йорт янына килгән кунакларны үз халкының тарихы, мәдәнияте белән таныштырды, кунак итте.
“Нәүрүз”гә күп кенә мәртәбәле кунаклар чакырулы иде. Татарстанның Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин “Нәүрүз”не Дуслык бәйрәме буларак билгеләде.
"Һәр халыкның ашлары, киемнәре, традицияләре, гореф-гадәтләре - һәммәсе дә иң яхшылардан. Һәм бүген без моны күрә алабыз. Нәүрүз - күпмилләтле республикабызның мәдәни муенсасындагы чын энҗе бөртеге”, - диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Нәүрүз» фестивале кысаларында күрсәтелгән кайбер спектакльләрдән фоторепортаж
-
«Кеше китә - җыры кала»
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт» проектының 5 нче сезонына старт бирелде!
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт! Кил – бездә бик рәхәт!»
-
«Алмаш» гаилә җыены тәүге тапкыр оештырылды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы узды
-
Камал театрының тарихи бинасында «Кайтаваз. Илһам Шакиров» концерты
-
Каюм Насыйри музеенда затлы чара узды
Комментарий юк