Казанда язучы Госман Гомәрнең юбилеен билгеләп үтәләр
9 апрель көнне 17.00дә Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында язучы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Х.Ямашев һәм Ф.Хөсни исемендәге әдәби премияләр лауреаты, “Шәрәфле аксакал” меда...
9 апрель көнне 17.00дә Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында язучы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Х.Ямашев һәм Ф.Хөсни исемендәге әдәби премияләр лауреаты, “Шәрәфле аксакал” медале иясе Госман Гомәргә 85 яшь тулуга багышланган юбилей кичәсе була.
Язучы Госман Гомәр татар матбугатын үстерүгә 70 елга якын гомерен багышлаган, республика журналистлар берлеген оештыруда башлап йөргән, Казан дәүләт университетында журналистика бүлеген ачу өчен күп тырышлык куйган шәхес, рухи һәм дини тәгълиматларны тирәннән аңлап эш йөртүче татар зыялысы. Әдип буларак та иҗаты игътибарга лаек. Тәүге әсәрләрендә – дәһшәтле Сталинград сугышында батырлык күрсәткән милләт балалары язмышы. Укучыларга иҗатының таҗы булган “Даһилар мөнбәре” җыентыгы, “Шаһмиран”, “Юлбарыс тырнагы”, “Мөһер” һәм башка повесть, бәяннары аша таныш.
Кичәдә язучылар, танылган җырчылар, юбилярның якташлары, фикердәшләре, иҗатташлары катнаша.
Юбилей кичәсенең сценарий авторы һәм алып баручы – танылган язучы, юмор остасы Алмаз Хәмзин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
Комментарий юк