Казанда «Зөләйха күзләрен ача» романы буенча фильмны көзен төшерә башлыйлар
Татарстан башкаласында фильмны төшерү өчен иң зур мәйданчыкларның берсе Казан университеты булачак. Гүзәл Яхинаның «Зөләйха күзләрен ача» романы буенча фильмны Казанда көзен төшерә башлаячаклар. Бу х...
Татарстан башкаласында фильмны төшерү өчен иң зур мәйданчыкларның берсе Казан университеты булачак.
Гүзәл Яхинаның «Зөләйха күзләрен ача» романы буенча фильмны Казанда көзен төшерә башлаячаклар. Бу хакта КФУның матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Время кино» Казан форумы дирекциясе җитәкчесе Альбина Нәфыйгова шул хакта белдергән. Аның сүзләренчә, Казан университеты Татарстан башкаласында фильмны төшерү өчен иң зур мәйданчыкларның берсе булачак. Картина Казан Кремлендә дә төшереләчәк.
Нәфыйгова әйтүенчә, фильмны университетның төп бинасы интерьерында һәм якын-тирәдәге территориядә төшерәчәкләр, ә массакүләм күренешләрдә студентлар һәм волонтерлар катнашачак.
КФУда шулай ук булачак картинаның герое – профессор Лейбе катнашындагы эпизодларны төшерергә ниятлиләр.
Роман авторы Гүзәл Яхина сүзләренчә, фильм Татарстанның Лаеш районында төшереләчәк. Хәзер Иске Пристаньда зур декорация коралар. Сериал 2019 елның урталарында экраннарга чыгачак.
- Фильмда төп рольне Чулпан Хаматова башкара. Режиссеры - Егор Анашкин. Ул кино сөючеләргә «Кровавая барыня», «Деньги», «Нелюбимый» картиналары буенча таныш.
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
Комментарий юк