Казанга Кытайның Хэйлунцзян провинциясе делегациясе килде

Казан Кремлендә бүген кич белән Рөстәм Миңнеханов Хэйлунцзян провинциясе губернаторы Ван Вэньтао белән очрашачак.

Кичә, 11 июльдә, Кытайның Хэйлунцзян провинциясе губернаторы Ван Вэньтао җитәкчелегендәге делегация Татарстанга килде. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте рәсми сайтында хәбәр ителә.

“Казан” халыкара аэропортында кунакларны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин каршы алды.

Бүген,  12 июльдә, делегация Иннополис шәһәрендә, Зөя утрау-шәһәрлегендә булуны һәм Казан федераль университеты белән танышуны планлаштыра.

Кич белән Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Хэйлунцзян провинциясе губернаторы Ван Вэньтао белән очрашачак.

Фото: tatarstan.ru

Татар-Информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
1076
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы