Казанга Япония принцессасы Хисако Такамадо килде
Казанга Япония Футбол федерациясенең мактаулы рәисе - принцесса Хисако Такамадо килде. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе урынбасары Лилия Галимова Twitter социаль челтәрендәге сәхифәсендә әл...
Казанга Япония Футбол федерациясенең мактаулы рәисе - принцесса Хисако Такамадо килде. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе урынбасары Лилия Галимова Twitter социаль челтәрендәге сәхифәсендә әлеге уңайдан фото урнаштырган.
«Япония император гаиләсе принцессасы – Казанда! Такамадо Хисако шәһәр белән танышып, Япония җыелма командасы белән очрашачак», - дип язган Лилия Галимова фото астына.
Бүген принцесса «Рубин» футбол клубы базасында (Япония җыелма командасы анда күнегүләр үткәрә) булачак, шулай ук Милли музей һәм Казан Кремле белән танышачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк