Казанлылар иске велосипедларын икенчел куллану өчен тапшыра ала
(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче июль). Казанлылар иске велосипедларын, велосипедларның запчастьларын икенчел куллану өчен тапшыра алалар. Тапшырылган велосипедлар төзекләндерелә, шуннан соң аз керемле га...
(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче июль). Казанлылар иске велосипедларын, велосипедларның запчастьларын икенчел куллану өчен тапшыра алалар. Тапшырылган велосипедлар төзекләндерелә, шуннан соң аз керемле гаиләләргә бүләк ителә.
"Велоигелек" акциясе үз эченә хәйрия, социаль һәм экологик өлешләрне ала, иске һәм кулланылмый торган велосипедларны утилизацияләргә, республикада велохәрәкәт һәм велокультура үстерергә ярдәм итә һәм мохтаҗ балаларга булышлык итә. Беренче велосипедларны волонтерлар "Игелекле эшләр" фонды тәрбияләнүчеләренә бүләк иттеләр. Активистларның максаты – бер ел эчендә бер мең велосипед җыю.
Шәһәрлеләрне Президент грантлары фонды ярдәме белән ТР Велосипедчылары союзы оештырган акциягә булышлык итәргә чакыралар. Велосипедларны Островский ур., 6 адресы буенча урнашкан гараж боксына тапшырып була. Алдан оештыручылар белән 8(987)211-36-43 телефоны буенча элемтәгә керергә кирәк. Тулырак мәгълүмат белән социаль челтәрдәге төркемдә танышырга мөмкин.
фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
Комментарий юк