Кем кемне гафу иткән?
8 гыйнварда, «Пирамида» концертлар залында Гүзәл Уразованың туган көн концерты узды. Белүебезчә, җырчы һәр елны традицион рәвештә үзенең туган көне уңаеннан яраткан тамашачыларына бәйрәм концерты оешт...
8 гыйнварда, «Пирамида» концертлар залында Гүзәл Уразованың туган көн концерты узды. Белүебезчә, җырчы һәр елны традицион рәвештә үзенең туган көне уңаеннан яраткан тамашачыларына бәйрәм концерты оештыра.
Быелгы тамашага да Гүзәлне котларга бик күп иҗатташ дуслары килгән. Фирдүс Тямаев, Ришат Төһвәтуллин, Илсөя Бәдретдинова, Гүзәл Əхмәтова, Зинира һәм Ризат Рамазановлар сәхнәдәш коллегаларын котларга истәлекле бүләкләр белән килгән иде. Килә алмаган җырчылар Гүзәлгә видеокотлау аша мөрәҗәгать итте.
Шулар арасында Elvin Grey да бар иде. Җырчы егет ике арада булган барлык аңлашылмаучанлыкларны онытып, иҗади дустына котлау сүзләрен җиткерде. «Ихлас күңелдән гаилә бәхете телим, сиңа карап сокланам. Мин дә синеке кебек ишле гаилә турында хыялланам», – ди ул видеомөрәҗәгатендә.
Шушы мизгелдән алып ике популяр артист арасында купкан бәхәс тәмамланды дисәк тә буладыр, мөгаен. Дөреслекнең ахыр чиктә кем ягында булганы билгесез, ләкин анысы инде мөһим түгел. Иң мөһиме – бер-береңне гафу итә белү.
Автор: А.Габдуллина
Фото: Инстаграм @elvin_grey_music
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
Комментарий юк