Логотип
Хәбәрләр

«Кеше китә - җыры кала» сериалы режиссёры Александр Далматов белән очрашу узды

«Алтын Мөнбәр» халыкара кинофестиваль кысаларында Камал театрында «Кеше китә - җыры кала» сериалының 1 нче сериясе күрсәтелде. Серия тәмамлангач, аз гына арада режиссёр Александр Далматов тамашачылар белән аралашып өлгерде.

Тамашачыларның берсе «Алга планнарыгыз бармы?» дигән сорауга Далматов «Минем Фатыйх Әмирханның «Хаят»ен бик каты төшерәсем килә» диде. Моны ишеткәч тамашачылар дәррәү кул чапты. 

Залдан шунда ук «Гөләндәм туташ хатирәләре»н төшерегез әле. Салих Сәйдәшевнең юбилей елы, аның тормыш юлы турында бик матур кинофильм булыр иде» сүзләре яңгырады. 

Далматов: Ә кем Гөләндәмне уйный ала?

Тамашачы 1: Резедә Сәләхова. 

Тамашачы 2: Пискуновны да куегыз.

Тамашчы 3: Роле булса, артисты табыла инде. 

Тамашачы 4: Нәфисә Хәйруллина. 

Тамашачы 5: Вәсфикамалны ничектер тапкансыз бит. 

Очрашуда менә шундый кызык диалог шахите булырга туры килде. 

Александр Далматов тиздән «Кеше китә – җыры кала» сериалы интернет челтәренә чыгачак, дип хәбәр итте. Шулай ук, сериалны төшерү вакытында булган кайбер кызык вакыйгалар белән уртаклашты. Күпне өмет итеп килеп, 1 генә серия карарга мәҗбүр булсалар да, ахыр чиктә тамашачылар канәгать булып таралышты. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021