«Кешеләрнең диңгезгә ял итәргә баруын бөтенләй аңламыйм»
Гөлназ Сәфәрова белән әңгәмә.
Гөлназ Сәфәрова белән без бик күптәннән таныш. Әңгәмәләр дә, уртак проектлар да аз булмады. Нәкъ менә «Әни блогерлар» проекты кысаларында күрешеп сөйләшү аеруча рәхәт, ихлас тоелды миңа. Әңгәмәнең бер өлешен сезгә дә тәкъдим итәбез.
– Быелгы җәйдә, чыннан да, читкә китеп йөреп булмас инде ул. Моңа борчыласыңмы?
– Дөресен генә әйткәндә, өйдә ятып туйган кешеләрнең диңгезгә ял итәргә баруын бөтенләй аңламыйм. Әлбәттә, без дә гел Казанда гына тормыйбыз, авылга кайтып киләбез. Тик ничек кенә ял итәсе килмәсен, мин кайдадыр барып ятуга каршы. Ирем киләсе атнада экоотельгә булса да барып ял итик, дип тәкъдим итте. Баштарак ризалашкан кебек булсам да, тагын бер кат уйлагач, каршы килдем. Анда да бит инде барыбер бассейн зонасы, ашау зонасы уртак була. Биредә, беренче чиратта, кешеләр, җәмгыять алдында булган җаваплылык хакында әйтеп китәсем килә. Быел каядыр ялга бару, ял итү турында сүз дә булырга мөмкин түгел!
– Татар телендә сөйләшүне ничек саклап кала алдыгыз?
– Телне саклап калу бары тик гаиләдән генә тора. Мин балама татар теле өйрәтергә телим дә, ул өйрәнми дигән сүзгә ышанмыйм. Балага нәрсәдер өйрәтергә телисең икән, аны үзеңдә булдырырга кирәк. Әти-әни татарча аралаша икән, бала да татарча сөйләшә. Минем максатым балага кечкенәдән өч телне өйрәтү. Беренче чиратта ул – ана теле, аннан соң рус һәм инглиз телләре. Бүген Айданга инглиз телен өйрәтү өчен кулдан килгәннең барысын да эшлибез.
– Баланың буш вакыты булырга тиешме?
– Минемчә, юк. Мин үзем дә бала вакытта сигез төрле түгәрәккә йөри идем. Бер генә буш минутым да юк иде. Бала никадәр күп җиргә йөрсә, шулкадәр яхшырак дип саныйм.
Тулырак: Сабантуй
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
-
Миләүшә Хәйруллина: «Кызыл юлдан»
Комментарий юк