Хәмдүнәнең чыршысы бар
Бүген истәлекле көннәрнең берсе, беләсегез килсә! Бүген Г.Тукай исемендәге татар дәүләт филармония бакчасында Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева тарафыннан истәлек агачы утырту көне. Купш...
Бүген истәлекле көннәрнең берсе, беләсегез килсә! Бүген Г.Тукай исемендәге татар дәүләт филармония бакчасында Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева тарафыннан истәлек агачы утырту көне. Купшы чыршы агачы ул. Бүгенге көндә филармония бакчасында Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Эмиль Җәләлетдинов, Флюра Сөләйманова, Фәрит Хатыйпов, Рабига Сибгатуллина, Рамил Курамшин, Булат Балтанов тарафыннан утыртылган агачлар үсә инде. Алардан тыш, Г.Тукай, Н.Рахлин, Җ.Фәйзи, А.Арсланов, Ф.Мансуров, А.Ключарев истәлегенә утыртылганнары да бар. 2015 елның 30 октябрендә башланган әлеге күркәм чара безгә янәшәбездә тере тарих, тере легендалар яшәүне тагын бер кат искә төшерә, сәнгатебезгә әйтеп бетергесез өлеш керткәннәрне тагын бер кат зурлый. Сез дә читтә калмагыз берүк - бүген үк әлеге бакчаны барып күреп кайтыгыз.
Фото: ВКонтакте
Гөлнара Җәлилова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
Комментарий юк