Хәмдүнә Тимергалиева 3 көн комада булган
Бүлешү:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Яраткан җырчыбызның хәле ничек икән?
Яраткан җырчыбызның хәле ничек икән?
– Бу хәл 2 гыйнварда ук булды, – дип сөйләде безгә Хәмдүнә апа. – Арчага бик якын танышымның юбилеена бардым, рәхәтләнеп җырладым. Чыгышымны тәмамлап, чыгып утырган идем, тагын сорап җырлатырга уйлыйлар. Кире кагып буламыни инде... Чыктым, җырлыйм, икенче куплет ахырында тел көрмәкләнә башлады. Ничек тә җырлап чыктым да егылдым.
Казанга алып кайтып, дәваханәгә салдылар. Урынга ятканымны хәтерлим, калганын – юк. Өч көн комада булганмын. Уянып киттем дә иң беренче чиратта йөрәгемне тотып карадым. Тибә бит, алтынкаем! «Иии, исәнсең икән, йөрәккәем!», – димен. Табиблар көлеп җибәрде. Шуннан соң бик җентекле дәвалау башланды. Тернәкләндем. Җырларга да маташам әле. Башта авыррак булды, хәзер барысы да элеккечә инде, шөкер.
Элеккечә, димәк, сәхнәләрне тутырып, тәрәзә пыялаларын зыңлатырлык итеп инде, шулай бит, Хәмдүнә апа?! Сезме соң инде теләсә нинди чир-чорга бирешә торган кеше!
Апабыз туган ягы Борай районының 90 еллыгына әзерләнә, сентябрьдә тормыш юлына багышланган китабы чыгуны көтә. Һәм... һаман да яшь егетләрнең күңел кылларын чиртә!
– Башкортстаннан Айдар Рәкыйпов дигән егет эзләп тапты әле, апаем, – дип, серен уртаклашты ул. – Бакчама килеп керде. Озын буйлы, чибәр егет, тавышы көчле! Тәкъдим ясый миңа..
– Китчәле...
– Дуэт җырларга инде! Әлегә...
Булдырыр да бу Хәмдүш!..
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Фото
-
"Печән базары 2025"
-
Кәрим Тинчурин театрында "Бәхет хакы" спектакле куелды.
-
"Ак калфак" оешмасы концертыннан фоторепортаж
-
Зиннур Хөснияр исемендәге III ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясеннән фоторепортаж
-
175 нче Гимназиядә Равил Фәйзуллин белән очрашу!
-
Камал театрының яңа бинасы
-
Зиннур Хөснияр исемендәге китап укучылар конференциясе
-
"Сәхнә" журналына - 20!
-
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
-
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
Видео
-
Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә
ЯҢАЛЫКЛАР
-
8 октября 2025 - 10:00
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Мин - җан - туфрак» музыкаль спектакле премьерасы көтелә
-
2 октября 2025 - 12:00
“Әкият” курчак театры яңа сезонның беренче премьерасын тәкъдим итте. Габдулла Тукай әкиятенә нигезләнеп куелган өр-яңа “Су анасы”!
-
26 сентября 2025 - 15:00
В Казани открылись гастроли Санкт-Петербургского театра «Суббота»
-
25 сентября 2025 - 22:00
«Татар сүзе - чиксез!» Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә «Татар сүзе» Бишенче халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенең гала-концерты узды
-
23 сентября 2025 - 14:00
Казанда Малый театр гастрольләре башланды!
-
21 сентября 2025 - 21:00
Филармониядә Хәния Фәрхи истәлегенә «Онытылыр димә...» концерты узды
-
18 сентября 2025 - 11:00
Татарстанның халык артисты Халидә Сөнгатуллинага 60!
-
15 сентября 2025 - 18:00
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалы Камал театрының тарихи бинасында төшерелде
Комментарийлар
1
0
0
Хәмдүнә ханым юк-барга бирешмәс!
0
0