«Хәтерләүдән курыкма син, үткәнеңне онытма син!»
«Хәтерләүдән курыкма син, үткәнеңне онытма син!»
22 июнь Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артистлары, хезмәткәрләре Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан Балтач районы Нөнәгәр авылында «Хәтерләүдән курыкма син, үткәнеңне онытма син!» дип исемләнгән зур чарада катнашачак.
Чара Бөек Ватан сугышы башлануга 82 ел тулуга багышлана. Кич белән театрыбызда исә спектакль алдыннан театр музеенда «Хәтер экскурсия»се үткәреләчәк. Экскурсия Бөек Ватан сугышы елларында илебезне немец-фашист илбасарларыннан азат итүдә катнашкан күренекле артистларыбыз һәм театр хезмәткәрләренең якты истәлегенә, батырлыгына багышлана. Ватандашларыбызның һәм театрыбыз хезмәткәрләренең дәһшәтле сугыш елларында үз-үзләрен аямыйча көрәшүләрен, зур Җиңүгә рухландырган хезмәтләрен яктырткан әлеге чаралар бүгенге буында, һичшиксез, патриотик рух тәрбияләячәк. +12
К.Тинчурин театры матбугат хезмәте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк