Килсә китә белми...
Шоумен Рамил Шәрәповны кунакка чакыру бик күңелле нәрсә икән. Кызык сөйләп көлдерүен, аз ашавын (гәүдәсенә карасаң тучны чыпчык кадәр генә чемченә) әйтүем түгел лә... Рамил булган җирдә кызык-мызыгы д...
Шоумен Рамил Шәрәповны кунакка чакыру бик күңелле нәрсә икән. Кызык сөйләп көлдерүен, аз ашавын (гәүдәсенә карасаң тучны чыпчык кадәр генә чемченә) әйтүем түгел лә... Рамил булган җирдә кызык-мызыгы да урынлы инде аның - ул кайтып киткәч тә юмор шлейфы белән бергә китә. Әнә бит ‒ алып баручы Зөлфәт Зиннуровларга барган Рамил. Гаиләсе белән. Зөлфәтнең хатыны Гөлназ сыйлаган да сыйлаган Шәрәповларны. Кунак булу шундый ошаган Шәрәповка, кайтып китү белән юморист инстабитенә язып та элгән: «Сагындырып интектермәбез, икенче ялларда тагын килербез». Нууу Рамил, ну Шәрәпов... Зөлфәт җавап язмаган үзе, әмма Зиннуров алдатмас әле ‒ җавабы, бәлки, Рамилнекен дә бәреп егарлык булыр...
Автор: Гөлнара Җәлилова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
Комментарий юк