"Әкият" курчак театры директоры спектакльләрне тәрҗемә белән карауга каршы
(Казань, 7 март, «Татар-информ», Чулпан Шакирова). "Әкият" курчак театры директоры Роза Яппарова татар спектакльләренә килгән балаларның колакчын (наушник) куллануына каршы. Бу хакта ул "Татар-информ"...
(Казань, 7 март, «Татар-информ», Чулпан Шакирова). "Әкият" курчак театры директоры Роза Яппарова татар спектакльләренә килгән балаларның колакчын (наушник) куллануына каршы. Бу хакта ул "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат очрашуында әйтте.
"Бу хакта дәшмәм дигән идем, әмма әйтми кала алмадым. Мин балаларның татарча спектакльләрне колакчын киеп, русчага тәрҗемә белән каравына каршы. Бу - бит рус спектаклен карау кебек килеп чыга. Әгәр алар татар тамашасына килгән икән, башыннан ахырына кадәр татарча карарга тиеш. Бу - минем фикерем", - диде директор һәм театр репертуарында татарча спектакльләр булуына да басым ясап үтте.
Роза Яппарова сүзләренчә, театрда колакчыннар бар. Әмма нәни тамашачылар алардан сирәк куллана. Гадәттә, аларны төрле театр фестивале кысаларындагы спектакльләр вакытында һәм Россиянең башка төбәк театрлары гастроле вакытында файдаланалар.
"Югары профессионализм белән сугарылган спектакльләр кызыклы булырга тиеш. Ә талантлы актер һәр репликаны залның соңгы рәтендә утыручыга кадәр җиткерә белергә тиеш", - дип саныйм диде " Әкият" курчак театры директоры.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Габдулла - яктылык! Татар театрының атасы Габдулла Кариевның туган авылына сәяхәт
-
Мәдәни күпер салучы. Каюм Насыйри тууга 200 ел!
-
Казан Яшь тамашачылар театры 92нче театраль сезонын тәмамлады
-
Камал театрында «Гөргөри кияүләре» спектакле 600 нче тапкыр уйналды һәм 119 нчы сезон ябылды!
-
Камал театры 119 нчы театраль сезонны яңа бинада япты!
-
Казанда беренче тапкыр «Алтын битлек» театр премиясен тапшыру тантанасы узды!
-
«Алтын битлек» премиясе Казанда!
-
Фәрит Бикчәнтәев: «Исемне үзгәртеп, без милли театрларның чикләрен киңәйтәчәкбез”
Комментарий юк