Театр тамашачысы мәктәбе «Моңлы бер җыр» спектаклен карарга чакыра
26 октябрь 18.00 сәгатьтә Камал театрының Кече сәхнәсендә «Камал мәктәбе» театр тамашачысы мәктәбенең 10нчы дәресе уза. Тамашачыларга «Моңлы бер җыр» спектакленең (1981 ел) видеоязмасы күрсәтелә. Авто...
26 октябрь 18.00 сәгатьтә Камал театрының Кече сәхнәсендә «Камал мәктәбе» театр тамашачысы мәктәбенең 10нчы дәресе уза. Тамашачыларга «Моңлы бер җыр» спектакленең (1981 ел) видеоязмасы күрсәтелә. Авторы – Туфан Миңнуллин, режиссеры – Марсель Сәлимҗанов.
Спектакль хакында:
Җәлил һәм җәлилчеләр, аларнын көчле рухы, күрсәткән батырлыклары темасы татар театр сәхнәсендә яңалык түгел. Театр тарихы Н. Җихановның «Җәлил» операсын, Н.Исәнбәтнең «Муса Җәлил», Р.Ишморатовның «Үлмәс җыр» пьесалары буенча эшләнгән спектакльләрне белә. Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең тууына 75 ел тулуга багышлап, Камал театрында куелган «Моңлы бер җыр» алда әйтелгән спектакльләрдән кай яклары белән аерыла соң? Бу сорауга җавап бирү өчен, иң элек пьесаның язылу формасына игьтибар итәргә кирәк. Моңа кадәр бу темага язылган драма әсәрләре сәхнә бизәлешендә һәм уен манерасында тормыш дөреслеген саклау принцибыннан чыгып төзелгән, аларда вакыгайларның эзлекле агышы, хронологик принцип нык сакланган иде. Ә биредә әсәрне кору өчен нигез итеп шартлылык алына. Вакыйгалар үзәгендә – хәзерге заман шагыйре. Спектакльдә төрле вакытта, төрле урында булып узган хәлләр тамашачыга аның фикерләве, аның мөнәсәбәте аша җиткерелә.
Фото kamalteatr.ru сайтыннан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
Комментарий юк