Композитор Илгиз Закиров татар эстрадасын контрольдә тотып буласында шикләнә
Бүлешү:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
(Казан, 10 март, "Татар-информ", Алсу Исмәгыйлева). "Татар эстрадасының сыйфатын үстерүгә юнәлдерелгән дәүләт чараларын булдыру күптән кирәк иде". Татарстан Мәдәният министрлыгы эстраданың сыйфатын ко...
(Казан, 10 март, "Татар-информ", Алсу Исмәгыйлева). "Татар эстрадасының сыйфатын үстерүгә юнәлдерелгән дәүләт чараларын булдыру күптән кирәк иде". Татарстан Мәдәният министрлыгы эстраданың сыйфатын контрольдә тотачак махсус шура төзергә вәгъдә итә, дигән хәбәрне "Әнкәмнең догалары", "Саубуллашу җыры", "Керкәле таулары" кебек хит җырларны иҗат иткән композитор Илгиз Закиров шулай дип кабул итте. Бу хакта сөйләшү "Интертат" электрон газетасына биргән интервьюда булды.
"Аны хәзер генә башлыйсы түгел иде инде, ул күптән кирәк иде! Без яшь чагында радиоларда худсовет бар иде. Анда композиторлар, шагыйрьләр утыра иде. Алар һәрбер җырны җентекләп, шигыре, көе ничек язылганын тикшерә иде. Әгәр ошамаса, аны төшереп калдыралар, яки шигырен кире төзәтеп язарга кушалар иде. 90нчы еллардан соң бу әйбер бетте. Беткәч, теләсә кем, теләсә нәрсә яза башлады", - дип шелтәсен белдерде композитор.
Композитор сәнгать советларының кирәклегенә басым ясады. "ТНВ-Планета" телеканалыннан концертлар чит илләргә дә тарала. Андагы җырларны тикшереп чыгарырга кирәк, диде ул.
Шулай ук ул концерт программаларын лицензияләүне булдырырга тәкъдим итте.
Әмма Закиров эксперт советының эстраданы контрольдә тотачагына шикләнүен дә белдерде. "Контрольдә тотып була микән хәзер? Ул кулдан ычкынды инде дип уйлыйм. Концертлар белән дә хәзер теләсә кем йөри бит. Алар кемгә барып, мин шушы җырны җырлыйм, тикшерегез дип әйтә ала? Бара да җырлый ул аны. Ә ул шураны кемнәр өчен төземәкче булалар икән, мин аңламыйм...", - дип шикләнә композитор.
Искәртеп узабыз, татар эстрадасында тәртип урнаштырырга тиешле эксперт-консультатив совет төзелүе турында быел ТР Мәдәният министрлыгының коллегиясендә билгеле булды. Министр үз докладында эстрада проблемалары дип түбәндәге проблемаларны атады:
1. Җырчыларның уртача вокаль мөмкинлекләре;
2. Вокаль мәктәбе һәм культурасы булмавы;
3. Репертуарның начар булуы;
4. Аранжировкаларның начар сыйфаты.
Министр продюсерлар, шоу-бизнес оештыручылар белән хезмәттәшлекне көчәйтү әһәмияте турында әйтте.
Бу тәкъдимгә эстрада әһелләре уңай карый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Фото
-
Кәрим Тинчурин театрында "Бәхет хакы" спектакле куелды.
-
"Ак калфак" оешмасы концертыннан фоторепортаж
-
Зиннур Хөснияр исемендәге III ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясеннән фоторепортаж
-
175 нче Гимназиядә Равил Фәйзуллин белән очрашу!
-
Камал театрының яңа бинасы
-
Зиннур Хөснияр исемендәге китап укучылар конференциясе
-
"Сәхнә" журналына - 20!
-
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
-
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
-
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
Видео
-
Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә
ЯҢАЛЫКЛАР
-
9 августа 2025 - 08:37
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
9 августа 2025 - 08:14
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
5 августа 2025 - 15:00
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
31 июля 2025 - 14:01
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
25 июля 2025 - 10:00
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
23 июля 2025 - 15:00
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
22 июля 2025 - 14:30
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
-
13 июля 2025 - 10:30
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
Комментарий юк