Логотип
Хәбәрләр

Котдус Хөснуллинга багышланган фильм

Быел композиторның оныгы Бәхтияр Хөснуллин бабасына багышлап «Фольклорист» исемле кыска метражлы фильм төшерде

20 декабрьдә Татар китабы йортында фольклорчы һәм композитор Котдус Хөснуллинга багышланган кыска метражлы фильм күрсәтеләчәк.

Котдус Хөснуллин — Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, композитор һәм фольклорчы. Аның  эшчәнлеге татар халык иҗатын өйрәнү белән бәйле. Күп еллар дәвамында ул Татарстанда һәм күрше төбәкләрдә фольклор экспедицияләре оештыра һәм татар халык иҗатыннан музыкаль мирасны туплый.

Фольклор өлкәсендә зур белгеч буларак, ул этнографик концертлар һәм фәнни-гамәли конференцияләр оештыра. Котдус Хөснуллинның күпьеллык эшчәнлеге нәтиҗәсендә мөнәҗәтләр һәм бәетләр тупланмасы басылып чыга.

Быел композиторның оныгы Бәхтияр Хөснуллин бабасына багышлап «Фольклорист» исемле кыска метражлы фильм төшерде. Фильмда Котдус Хөснуллинның хезмәттәшләре һәм якыннары белән интервьюлар һәм уникаль архив материаллары күрсәтелә.

Мәдәният министрлыгы телеграм-каналы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк