Логотип
Хәбәрләр

Күңел түрендә кояш йөртәм

“Гүзәлия, без Екатеринбургта – Төмәннән кайтыр юлга чыктык, аэропортка төштек. Каршы алучы юк, телефоннан гына тимер юл вокзалына барырга, анда сигез сәгать көтеп торырга куштылар. Анда да такси тотып барасы ди...” Төнге сәгать 11. Гүзәлиянең эшләрен тәмамлап мендәргә башын гына төрткән чагы. Ә аның ике “уңганы-булганы” – Татарстанның халык артистлары Екатеринбургта. Бер карасаң, нәрсә инде – Гүзәлия Казанда, алар җир шарының бөтенләй башка почмагында. Әмма Гүзәлияме соң инде артистларын юлга чыгарып җибәреп, тыныч кына йоклап ятучы? Ничек инде аның артистлары ары йөреп, бире сугылып, шәһәр буенча каңгырап йөрергә тиеш? Булмаганны! Ялт кына сикереп торып утыра да, телефон кенәгәсеннән кирәкле кешеләрнең телефон номерларын җыярга керешә. Татарстанның ике халык артисты тиешенчә каршы алынырга, кадер-хөрмәттә генә йөрергә тиеш. Казандагы Гүзәлиянең үгезне мөгезеннән алуы нәтиҗәсендә Екатеринбургтагы ике “уңган-булган” бер сәгать эчендә инде каршы алынган, Екатеринбург – Казан поездына утырганчы тиешенчә ял итеп, мунчалар кергән, тамак ныгыткан була. Шуннан соң гына Гүзәлия тынычлап башын мендәргә төртә.

Гүзәлия Зәйнетдинова – Казан шәһәр филармониясенең инде унөч ел рәттән алыштыргысыз концерт администраторы. Мондагы утыздан артык артистка, өч ансамбльдәге һәркемгә “уңганым-булганым” дип кенә эндәшүче, һәр иҗат кешесенең җаен белеп кенә эшләүче ханымны эшендә бик хөрмәт итәләр. Ул шәһәр филармониясенең һәр чарасында башлап йөрүче, Бөтендөнья татар конгрессы чараларына төрле төбәкләрдә чыгыш ясаучы җырчылар, коллективларны туплаучы, аның тырышлыгы һәр уздырылган Сабантуйларына кергән.

Гүзәлия ханым үзе турында сөйләргә яратмый. Гомумән, шулай кабул ителгән инде – җырчы җырлаган җырларның авторлары икенче планга күчкән, сәхнә артында кемнәр көч куйганы турында бик уйланмый торган чорда яшибез. Ә бит теләсә нинди концерт, фестиваль, чарага иң беренче чиратта оештыручыларның көче меңе белән керә. Ашаган белми, тураган белә, дигәндәй – Гүзәлия Зәйнетдинова да эшендә “мине дә белсеннәр, танысыннар әле”, дип түгел – чара тиешенчә сыйфатта узсын, артистларымның һәрберсе канәгать калсын иде, дип тырыша.

“Без әнинең биш шатлыгы идек” (фото туганнарым белән, с родственниками)

Гүзәлия ханым Сарман районы Карашай саклау авылы кызы. Аз да түгел, күп тә түгел – алар гаиләдә 5 бала туып-үскәннәр. Әмма авылда озак яшәми алар, гаиләләре Чаллы шәһәренә күченеп килә. Гүзәлиянең бала чагы да, яшүсмер, яшьлек еллары да әлеге шәһәр белән тыгыз бәйләнгән. Әтиләре бик тиз якты дөньядан китеп бара, әнкәләре биш баланы берүзе аякка бастыра, әмма Гүзәлия дә, туганнары үзләре дә төпле-тәртипле балалар була – беребез дә әниебезнең йөзенә кызыллык китермәдек, дип искә ала Гүзәлия ханым.

Урта белемне алганнан соң, кыз сату-алу өлкәсенә кереп китә. Тамак тук, өс бөтен була анысы – әмма кечкенәдән җырларга яраткан кызның күңеле генә сәхнә ягына каера. Асия Әхмәтшина ансамбленә йөри ул, аннан эш белән беррәттән Ринат Гобәйдуллин җитәкләгән “Сердәш” ансамбленә йөри, Энергетиклар мәдәният сарае оештырган чараларда еш катнаша. Шәһәр акрынлап Гүзәлия Зәйнетдинова дигән җырчыны таный башлый. Автор-башкаручының җырлары халык күңеленә тиз үтеп керә, остазлары да кызны канатландырып-үсендереп тора. Энәдән-күздән киенгән, сәүдә өлкәсендә үз сату нокталарын тоткан кыздан ул җырларны сатып алырга теләүче җырчылар да табыла – әмма Гүзәлия аларның берсен дә беркемгә бирми дә, сатмый да. Үз балаң кебек ич инде ул иҗат җимешләре, аны ничек сатып җибәрмәк кирәк?

Абый булмаган абый

Гүзәлия ханымның Казан шәһәр филармониясенә китергән тарихы Чувашиянең Шыгырдан авылы белән бәйле. Анда аны Зәйнетдинов фамилияле җырчы Бөтенроссия Сабан туена чакыра. Янәсе, икесенең дә фамилияләре бер булгач, сәхнәдән Гүзәлияне үзенең сеңлесе итеп игълан итәчәк. Бара Гүзәлия. Шушында ук Казан шәһәр филармониясе дә килгән була. Исмәгыйлева Халисә Хәлимовна җитәкчелегендәге коллективны күреп, Гүзәлия аһ итә – менә бит аның кайда эшлисе килә! Аңа тиз арада Казанга китеп, әлеге коллективның алыштыргысыз өлешенә әверелергә кирәк! Әмма Казанга күченүләр бик җай һәм каршылыкларсыз гына булмый – Халисә Хәлимовна мәктәбен узып, чыныгулар Гүзәлиянең холкын тагын да ныгыта гына. Чаллыдан Казанга күченгәнче тугыз ай вакыт уза, соңрак уенын-чынын кушып, Халисә Хәлимовна көлеп әйтеп тә куя: “Мин сине эшкә алып кына котыла алам бугай. Әмма администратор администратор булырга тиеш, җырлап йөрмисең”. Казан мохите, иҗади казан, перспектива Зәйнетдинованы тагын да гашыйграк итә. 2012 елдан ул шушы үзе теләгән урында эшли дә, оештыручы һәм иҗади мәсләк ягыннан башлап йөрүче буларак эшкә тотына. Ә үз иҗаты якыннар һәм дуслар янәшәсендә генә кала, әмма алай да кайбер чараларда Гүзәлия Зәйнетдинованың җырлаганын ишетергә мөмкин.

“Яраткан кеше белән генә яши алыр идем”

Чаллыдан Казанга күченүнең бик тиз оешуында Шыгырдандагы Казан шәһәр филармониясе артистлары белән күрешү генә тора, дисәк, бераз алдашу булыр иде кебек. Бу чорда Гүзәлиянең шәхси тормышында да кискен борылышлар чоры була. Җиде ел очрашып-яратышып йөргән хәрби кешесе кинәттән генә башка берәүгә чыгып китеп, гаилә кора. Чыгып китә дә, Гүзәлияне тынычлыкта гына калдырмый шул... Кабат-кабат килүләр, Гүзәлиянең тормышына матавыклыклар алып килүе белән тынычлыкны урлый. Яхшылык белән сөйләшүләр дә нәтиҗә бирми – әнисе белән утырып сөйләшкәннән соң, Казанга чыгып китә Гүзәлия. Йөрәк яралары җөйләнү яңа эштә беренче елларга туры килә.

Башка мәхәббәт тапмадым мин, – ди Гүзәлия ханым. – Йөрәгем әлегә буш. Әлеге яраткан кешем – хәрби ир-ат белән булган мөнәсәбәтләрдән соң, җаныма туры килерлек, йөрәккә үтеп керерлек ир-ат очратмадым. Артымнан йөрүчеләр, тормыш корыйк, дип тәкъдим ясаучылар бүген дә шактый. Әмма яратмаган кеше белән ничек торыйм мин? Ул да ирле, дигән сүз өчен генәме? Бала сөю бәхете дә тәтемәде. Юкса, рәхәтләнеп өч бала үстереп, тулы канлы гаилә тормышында яшәрмен дип хыялланган булсам да. Ул хыялның чынга ашмавы дөньяда кабәхәт затлар булу белән дә бәйледер, бәлки, аларны да күрдем – әмма алар түбәнлегенә төшеп, пычранасым, хәтта сүз алышасым да килми. Барыбыз да Ходай бәндәсе, һәммәбез дә үз кылганнарыбыз өчен җавап тотачакбыз.

- Әни булу теләге сезне бүген дә тынычлыкта калдырмый бугай?

- Юк. Ул уза торган теләк түгел икән. Минем өстемдә әле дә нәзер тора – минем бала алып үстерәсем килә. Аның буенча махсус курслар алып әзерлек тә уздым.

 

Наил Зыятдинов, Чулпан Закирова кебек кешеләр башка юк (фото җитәкчеләребез белән, с коллективом и руководством и ее мама Гөлҗәүһәр)

Гүзәлия ханымның сөйкемле сөяге үзенә тартып тора – күзләре ут янып тора аның, тормышны һәм кешеләрне яратуы йөзенә мөлаемлылык өсти. Тормышында бик авыр вакытларда да ул үз иманына хыянәт итмичә яшәргә тырышкан – чөнки барысы да Аллаһы Тәгалә кулында, һәр гамәлең өчен аның каршында җавап тотасы булачак. Ике тапкыр аздан гына үлемнән калып, “теге дөнья” белән вакытлыча күрешеп алуында ул мәгънәви ишарә күрә. Әгәр аның гомере ике клиник үлемнән дә калган икән, димәк, Аллаһы Тәгалә аңа игелек аша гомер кичәргә насыйп иткән, ул кешеләргә күбрәк файда китерергә тиеш!

- Беренче тапкыр клиник үлемне операция өстәленнән соң кичердем. Озын торба аша чоңгылдан очтым. Томан икән. Оча торгач, дәү хәрефләр белән язылган “морг” сүзен күрдем. Абау, мәйтәм, минем анда керәсем килми! Шул вакытта ике ягымда дүрт фәрештә барлыкка килделәр дә, җитәкләп, икенче тарафка алып китеп бардылар. Икенче клиник үлемне Казанда – иске троллейбуста ток тотканнан соң кичерергә туры килде. Троллейбусның мыеклары ычкынып киткән мизгелдә мин тотынып барган тимер мине ток белән кадаклап куйды. Ә минем нәкъ шул вакытта ятимнәр йортыннан бала алу теләге белән йөргән вакытларым, “Йә, Ходаем, ятим баламны ятим итмә инде”, – дип ялварганымны гына хәтерлим. Ток атып бәргәндә мин ачылып киткән троллейбус ишегеннән чыгып, троллейбусның астында аркылы ятканмын. Килеп җиткән ашыгыч ярдәм минем исән калачагыма ышанмаган. Ул вакытта төшемә әүлия керде – ап-актан киенгән бабай: “Син әле әниеңне аякка бастырачаксың, кызым”, – диде. Әлеге вакыйгадан соң шактый тернәкләнергә туры килде, озак вакыт аякларым йөрмәде, сәламәтлегем какшады. Җырчы дусларым мине бер күрәзәче әбигә алып бардылар – ул әби: “Кызым, ул кешеләр белән даулашып йөрмә, синең әле үзеңнең дә күрү сәләтең ачылачак, син үзең дә кешеләр дәвалый алачаксың”, – диде. Мин әле аңа барып җитмәдем, әмма Аллаһы Тәгаләм бик күп нәрсәгә күзләремне ачты, дөньяны тагын да ныграк яратырга өйрәтте.

- “Син әле әниеңне аякка бастырачаксың”... Димәк, сынауның зуррагы алда көткән?

- Ие, ул вакытта минем тормышымның иң караңгы битләре булгандыр. Әниемә – Гөлҗәүһәргә начар авыру дигән диагноз куйдылар. Ул көннән-көн сулды, табиблар тернәкләндерер өчен өмет юк диде. Мин эштә утырсам да утырдым, йөрсәм дә йөрдем. Шул вакытта Казан шәһәр филармониясе директоры Наил Зыятдиновның күрсәткән изгелекләрен һич онытасым юк! Филармониянең сәнгать җитәкчесе Чулпан Закирова да: “Гүзәлия, әни берәү генә – бар кайт әниең янына, телефоннан эшләрсең”, – дип, Чаллыга кайтарып җибәрде. Әни өч бүлмәле фатирда яши –   кайтып кердем, өйгә инде авыру исе сеңгән, әни моңсу – хәлсез. Тәрәзәләрне ачып ташладым, бөтен урын-җирләрен, киемнәрне чыгарып ташладым. Әни хәрәкәтләнә алмас дәрәҗәдә хәлсезләнгән, тәненнән сары су ага, бөтен ашавы – су. Көн елыйм, төн елыйм, нишләргә белмим. Менә шулай күзенә карап үтерәммени инде әнине, дип үз-үземне талап ничә көн бимазалангандыр җаным. Бер көнне кичен әни түзә алмас авыртудан газапланганда уйга калдым – әнинең бит зур йомышын йомышламаганына да байтак, бәлки, хикмәт эчәкләрдәдер? Әнине теземә башын яткызып су эчердем дә су эчердем, аннан клизма ясадым... Аннан соңгысын сөйләп тормыйм, әмма әни бушанганнан соң бәби кебек изрәп йоклап китте. Инде йоклап киткәннән соң ук игътибар иттем – аның бит очларына алсу төс йоккан иде. Тулаем тернәкләнеп беткәннән соң, бездән кул селтәп кайтарган табиблар шаккатты: нишләттегез сез аны, янәсе?.. Ә мин эчемнән генә – анысы мөһим түгел, иң мөһиме – әнием исән-сау дидем... Бу урында туганнарымны да әйтеп китим: без бик матур һәм дус яшибез – ул да бәхетебезнең бөтенлеге. Апаларым Гөлфинә белән Физәлия, энем Марсель гаиләләре белән Чаллыда яшиләр.

Уңганнарым – булганнарым (Резидәм белән соңгы фото, последнее фото с резедой шарафиевой)

Гүзәлия Зәйнетдинова Казан шәһәре филармониясе артистларына да, филармония белән хезмәттәшлек иткән башка җырчыларга “уңганнарым - булганнарым” дип дәшәргә ярата. Иҗат кешеләренең көйсез холыкларына да, кайберәүләрнең “йолдызлык” чирләренә дә күптән өйрәнгән инде ул. “Өйдәгесе – өйдә калырга тиеш” дигән тәгълиматка таянып, тыныч кына, җайлап кына эшләргә өйрәнгән.

- Читтән торып Мәскәү мәдәният университетының идарә һәм психология факультетын тәмамладым – психолог белеменнән башка безнең өлкәдә авыр булыр иде. 13 ел эчендә бервакытта да эштән китәсем, кемнәргәдер нәрсәдер кычкырып, ишек шапылдатасым килмәде. Кайтып елаган чаклар булгандыр, әмма эшемне, Казан шәһәр филармониясен бик яратам. Исхак Әсхәтович Усманов белән дә унөч ел иңгә-иң куеп, рәхәт итеп эшлибез. Җитәкчеләребез дә кешелекле булгангадыр инде – шуңа да минем эшем – минем гаиләм ул.

Әмма эшенең авыр чагына да тукталмый булдыра алмады Гүзәлия ханым: ул җырчыларны соңгы юлга озату. Соңгы елларда гына ничәмә артист белән хушлашты алар. Иң үзәк өзгече соңгысы – дусты Резидә Шәрәфиева белән хушлашу булгандыр. Көтелмәгән югалту һаман күздән яшь булып кипми. Телефонында соңгы язышкан язуларын, бергәләп төшкән фотоларын елый-елый карый Гүзәлия апа. Туган көне, юбилее уңаеннан да Резидә ханым: “Синең кебек чиста күңелле, матур, стильная дөньяда берәү генә, патшабикә кебек, үз дәрәҗәңне белеп яшә, эшлә!” – дип котлаган.

Әмма алай да Резидә апаны шаян хатирә белән искә алдык без. Былтыр сентябрь аенда килеп чыга ул. Аңа кадәр Гүзәлия апа аша Казан филармониясенең ике халык артистын – Резидә Шәрәфиева белән Рөстәм Закировны октябрь аена шәхси мәҗлескә чакыралар. Гүзәлия апа әлеге гозерне артистларга тапшыра да, әлеге мәҗлес турында оныта. Сентябрь аенда Казан шәһәр филармониясе артистларын шәһәр үзәгенә чыгыш ясарга чакыралар. Резидә ханым “миңа иртәрәк чыгыш ясарга кирәк, барасы җирем бар”, дип беренчеләрдән булып чыгыш ясап китә. Бераздан Гүзәлиягә шалтырата – көлә-көлә үзенең октябрьдә ясарга тиешле чыгышын сентябрьдә барып җырлаганын сөйли. Барган бу димәк мәҗлескә, сез кемнән чакырылган җырчы, дип сорыйлар икән – “эшләреннән бүләк”, дип җаваплаган зәвыклы җырчы, кереп җырлаган. И сөенгәннәр инде кунаклар шундый дәрәҗәдәге җырчыны күрүгә. Чыга-чыгышка Рөстәм Закировның килмәвенә аптыраган инде Резидә ханым. Тота-каба Закировның телефонын җыйган: “Рөстәм, син давай, тизрәк кил, мин инде кереп чыгыш ясап чыктым”, – ди икән. Рөстәм Закировның җавабыннан соң гына тәгәрәп көләргә керешкән: “Соң, Резидә, без октябрьдә генә барып җырларга тиеш әле, өлгерәм”...  

Гөлнара Җәлилова

Без, "Сәхнә" журналы редакциясе, үз исемебездән Гүзәлия ханымны матур юбилее – 55 яше белән ихластан котлыйбыз! Сәламәтлек, эшегездә уңышлар, янып-яндырып яшәрлек яшәү дәрманы телибез!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021