Кыргыз хатын-кызлары борынгы милли киемнәргә өстенлек бирә башлаган
(Казан, 24 март, “Татар-информ”). Кыргыз хатын-кызларының элек гадәти булган киеме – билдәмчә-итәк, мода дөньясына кайту өчен, яңарыш кичерә. Режиссер Гәүһәр Сыдыкова “Анадолу” агентлыгына белән әңгәм...
(Казан, 24 март, “Татар-информ”). Кыргыз хатын-кызларының элек гадәти булган киеме – билдәмчә-итәк, мода дөньясына кайту өчен, яңарыш кичерә. Режиссер Гәүһәр Сыдыкова “Анадолу” агентлыгына белән әңгәмәсендә шул хакта сөйли.
Кыргыз халкы элек-электән игенчелек белән шөгыльләнгән, әмма күпчелеге күчмә тормыш рәвеше алып барган. Шуңа да кыргызларның милли киемендә күчмәннәр өс-башына хас алымнар бар, дип белдергән Сыдыкова.
Хатын-кызлар костюмы гадәттә күлмәктән һәм шаровардан торган. Яшь кызлар ачык төстәге тукымадан тегелгән киемнәр кигән. Билдәмчә – итәкнең бер төре, аны гадәттә кара һәм төсле бәрхеттән теккәннәр, аның путасы булган.
Билдәмчә хатын-кызны салкыннан саклаган һәм гәүдәсен төз тотарга ярдәм иткән. Киң путалы традицион итәк бүген дә модага керә, дип билгеләп үтте Сыдыкова. Билдәмчәнең модага кайтару карары Бишкәктә Гамәли сәнгать мәктәбендә кабул ителгән.
Билдәмчә-итәкне теккәндә, төбәкләрнең орнаментлары исәпкә алынган, төсләр һәм тукыманың туры килә торган төрләре кулланылган. Гәүһәр Сыдыкова сүзләренчә, яңа итәкләрне кияүдәге хатын-кызлар да, яшьләр дә бик теләп киеп йөриячәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Кариев театрында «Гомер моңы» спектакле премьерасы көтелә. Спектакль Роберт Миңнуллинга багышлана
-
Тинчурин театры тарихи бинада соңгы спектаклен күрсәтте!
-
Камал театрында яңа куелган «Сөяркә» спектаклен матбугат чараларына күрсәттеләр
-
И, тальян яки «И’тальян». Әлмәт театрында яңа сезонның беренче премьерасы!
-
«Мин - җан - туфрак» премьерасыннан фоторепортаж
-
«Заманны тотты Туфан!». Түбән Камада «Заман кыңгыравы» Беренче Бөтенроссия милли драматургия театр фестиваль-бәйгесе узуы көтелә
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Мин - җан - туфрак» музыкаль спектакле премьерасы көтелә
-
“Әкият” курчак театры яңа сезонның беренче премьерасын тәкъдим итте. Габдулла Тукай әкиятенә нигезләнеп куелган өр-яңа “Су анасы”!
Комментарий юк