Кырмыска оясы (муравейник) рецепты
Берничә көн элек Элмира Нигъмәтҗановадан кабак коймагы рецептын тәкъди иткән идек. Бүген Элмирадан ачык каймак бәлеше, ягъни сметанник, рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булачак: 200 г каймак (20%лы);2...
Берничә көн элек Элмира Нигъмәтҗановадан кабак коймагы рецептын тәкъди иткән идек. Бүген Элмирадан ачык каймак бәлеше, ягъни сметанник, рецептын тәкъдим итәбез.
Кирәк булачак:
200 г каймак (20%лы);
200 г ак май;
ярты стакан шикәр комы;
400-500 г он;
2 чәй кашыгы көпшәкләндергеч (разрыхлитель). крем өчен кирәк була:
1 банка куертылган сөт (вареная сгущенка);
200 г ак май.
Башта каймак, эретелгән ак май, шикәр комын кушабыз. Аннан он белән көпшәкләндергеч кушып камырны басабыз. Камырны 12 сәгатькә туңдыргычка ял итәргә озатабыз. Иттарткыч аша чыгарабыз. Алдан җылытылган 180 градуслы газ мичендә, кызарганчы пешерергә. Куертылган сөт белән өй температурасында йомшарган ак майны бер массага китерергә. Аннан вакланган камырны крем белән бутыйсыз да, тәлинкәгә өясез һәм өстенә мәк сибәсез.
Тәмле булсын.
Автор: Э. Нигъмәтҗанова
Фото: Инстаграм @elmira_nigmatzyanova88
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
-
Габдулла - яктылык! Татар театрының атасы Габдулла Кариевның туган авылына сәяхәт
-
Мәдәни күпер салучы. Каюм Насыйри тууга 200 ел!
-
Казан Яшь тамашачылар театры 92нче театраль сезонын тәмамлады
-
Камал театрында «Гөргөри кияүләре» спектакле 600 нче тапкыр уйналды һәм 119 нчы сезон ябылды!
-
Камал театры 119 нчы театраль сезонны яңа бинада япты!
-
Казанда беренче тапкыр «Алтын битлек» театр премиясен тапшыру тантанасы узды!
-
«Алтын битлек» премиясе Казанда!
Комментарий юк