Кырымда мөселман балалар өчен җәйге лагерьлар эшли башлый

Лагерьлар берничә урында оештырыла.
Кырым мәчетләрендә мөселман балалар өчен җәйге лагерьлар эшли башлый. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы хәбәр итә.
Лагерьлар берничә урында оештырылачак. 16 июльдән 30 июльгә кадәр балалар Каменка микрорайонында ял итәчәкләр. 2 августтан 20 августка кадәр балалар лагере Малореченское авылында оештырылачак.
Лагерьларга 6-15 яшьлек балалар кабул ителә. Аларга Ислам дине нигезләре өйрәтеләчәк, Коръән уку дәресләре биреләчәк. Кырым татарлары тарихы, мәдәнияте, гореф-гадәтләре, йолаларына багышланган дәресләр, спорт ярышлары, эксурсияләр дә каралган, диелә хәбәрдә.
Фото:muslim.ru
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
ЯҢАЛЫКЛАР
-
31 май 2023 - 15:04
-
30 май 2023 - 12:35
-
29 май 2023 - 16:01
-
28 май 2023 - 12:03
-
27 май 2023 - 11:58
-
26 май 2023 - 15:39
-
26 май 2023 - 11:57
-
25 май 2023 - 11:55
-
Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте