Ләйлә Дәүләтова: «Адәм белән һава» ябыла, мин яңа эш эзлим
ТНВ каналында барган «Адәм белән һава» тапшыруы ябыла. Бу хакта шагыйрә һәм танылган алып баручы Ләйлә Дәүләтова үзенең инстаграм аша хәбәр итте. «Адәм белән һава» барлыгы 20 ел дәвамында чыга. Башын...
ТНВ каналында барган «Адәм белән һава» тапшыруы ябыла. Бу хакта шагыйрә һәм танылган алып баручы Ләйлә Дәүләтова үзенең инстаграм аша хәбәр итте.
«Адәм белән һава» барлыгы 20 ел дәвамында чыга. Башыннан алып азагына кадәр шушы тапшыруны Ләйлә Дәүләтова алып бара. Әлеге проектның идеясен ул кайчандыр үзе уйлап чыгарган була.
«..Бу хәбәрне беренче тапкыр ишеткәч үзем дә шаккаттым, кайгырдым, күп йокысыз төннәр үткәрдем, дуслар... Ләкин миннән берни дә тормый. Тнвның беренче көннәреннән бирле мин бу тапшыруны эшләдем. Үзем уйлап чыгарган проект. 20 ел буена иң кечкенә гонорар белән иң рейтинглы тапшыру ясадым. Әле бу тапшыруларны тагын 20 ел кабатларга була! Ябылу буенча да миннән берни дә тормый. Ничек әйтәләр – мин шулай эшлим. Сәбәпләрен белмим», – дип хәбәрли алып баручы.
Әлеге хәбәрне ишетергә ничек кенә авыр булмаса да, Ләйлә Дәүләтова бирешми. «Кулымда балам. Ул миңа ышана. Безнең әле яшисебез бар, минем әле яңа эш эзлисем бар... » – ди Ләйлә.
Автор: Г. Вәлиева
Фото: Инстаграм @leyla_davletova
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
Комментарий юк