Ләйсән Басырова «Болгар кызлары»н оятка калдырган
Бүлешү:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
«Болгар кызлары» триосының элекке катнашучысы Ләйсән Басырова үзенең инстаграм челтәрендә интим фотолар урнаштырды. Бу җәмәгатьчелектә канәгатьсезлек уятты, мондый фотолар кую татарларның менталитетын...
«Болгар кызлары» триосының элекке катнашучысы Ләйсән Басырова үзенең инстаграм челтәрендә интим фотолар урнаштырды. Бу җәмәгатьчелектә канәгатьсезлек уятты, мондый фотолар кую татарларның менталитетына туры килми. Нәтиҗәдә, Ләйсән группадан китте. Бу хакта без «Болгар кызлары» триосының төп солисткасы Айгөл Зәйнуллинаның инстаграм аккаунтыннан белдек. Ул барлыкка килгән хәлне аңлатып бик озын гына пост язган. Күп кеше трионы пиарда гаепләгән, Айгөл үзләренең мондый пиар белән беркайчан әда шөгыльләнмәячәкләрен, 30 еллык тарихы булган төркемгә гомумән пиар кирәк түгеллеген яза. Ләйсәнне триодан җибәрү өчен бу фотолар гына нигез булмаган, әлбәттә, чөнки Ләйсән инде элек тә мондый кыек адымнар ясый торган булган. Ә кисәтүләрне ул тыңламаган, алга таба үзенең ярымшәрә фотоларын җәмәгатьчелеккә тәкъдим итүен дәвам иткән. Айгөл Зәйнуллина әйтүенчә, алар үзләрен мөселман группасы буларак тәкъдим итмиләр, ләкин «Болгар кызлары» республикабызының милли йөзен тәкъдим итә торган төркем буларак, аның җырчыларына мондый фотолар урнаштыру килешә торган эш түгел. Йомгаклап әйткәндә, Ләйсәннең тормыш рәвеше төркемнең идеологиясенә туры килеп бетми, Айгөл: «Кешеләрдә бу кадәр ялгышканым юк иде әле», дип яза. Шуңа да, Ләйсәннең китүе төркем өчен зур югалту булмагандыр да.
Автор: Г.Хәлиуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Фото
-
Кәрим Тинчурин театрында "Бәхет хакы" спектакле куелды.
-
"Ак калфак" оешмасы концертыннан фоторепортаж
-
Зиннур Хөснияр исемендәге III ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясеннән фоторепортаж
-
175 нче Гимназиядә Равил Фәйзуллин белән очрашу!
-
Камал театрының яңа бинасы
-
Зиннур Хөснияр исемендәге китап укучылар конференциясе
-
"Сәхнә" журналына - 20!
-
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
-
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
-
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
Видео
-
Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә
ЯҢАЛЫКЛАР
-
23 мая 2025 - 18:25
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
22 мая 2025 - 15:00
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
20 мая 2025 - 15:08
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
19 мая 2025 - 12:42
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
18 мая 2025 - 21:35
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
13 мая 2025 - 21:00
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
20 апреля 2025 - 16:41
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
17 апреля 2025 - 15:51
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
Комментарий юк