«Әлфия Авзалова һәм Хәния Фәрхи белән бер рәттә торучы зур артист»
Илгиз Гәбдерәкыйпов Вәсилә Фәттахова үлгән көндә Коръән укытачакларын әйтте: «26 гыйнварда, Вәсилә рухына багышлап, туганнарыбыз белән җыелышып, Коръән ашы укытачакбыз. Вәсиләнең якты истәлегенә багыш...
Илгиз Гәбдерәкыйпов Вәсилә Фәттахова үлгән көндә Коръән укытачакларын әйтте: «26 гыйнварда, Вәсилә рухына багышлап, туганнарыбыз белән җыелышып, Коръән ашы укытачакбыз. Вәсиләнең якты истәлегенә багышлап, китап та язылды. Ул тиздән дөнья күрәчәк. Аның туплаучысы, авторы – Ханис Хаҗимов. Татар һәм башкорт эстрадасы артистлары Вәсиләне әле һаман да искә ала, хәтерли» , - диде ул.
«Вәсилә Фәттахова – Әлфия Авзалова һәм Хәния Фәрхи белән бер рәттә торучы зур артист. Аның турыда әле күп язарлар әле дип уйлыйм.
Вәсилә Фәттахова якыннары күңелендә ачык, киң, якты күңелле, кешелекле булып сакланса, аны яраткан тамашачы күңелендә чиксез сәләт, үзенчәлекле тавыш иясе булып мәңгегә калыр. Андый шәхесләр йөз елга бер генә туа.Китап-истәлек кыска гына гомерендә тамашачы күңелен әсир иткән яраткан җырчыбызның рухына бер дога булып барып ирешсен иде!» - дип сөйләде Ханис Хаҗимов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Камал театрында «Сеңелкәш» спектакле премьерасы үтте
-
Азат Абитов: «Бүтән тема эзлибез дә, һаман шул мәхәббәткә килеп төртеләбез»
-
«Безгә килгән тамашачы - матур тамашачы». Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе 89 нчы сезонын ача
-
“Күңелемдә берничә Лилия...” Лилия Кадыйрова белән әңгәмә
-
«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
Комментарий юк