Лилия Хәйруллина фонограммага җырлый
Лилия Хәйруллина кызыклы хәлгә калган бит әле, җырчы күргән төшен искә төшергән, тәннәре чымырдап киткән җырчының. Лилия концерт вакытында җырларга дип сәхнәгә чыга һәм никтер башка җыр кушыла, ул гы...
Лилия Хәйруллина кызыклы хәлгә калган бит әле, җырчы күргән төшен искә төшергән, тәннәре чымырдап киткән җырчының.
Лилия концерт вакытында җырларга дип сәхнәгә чыга һәм никтер башка җыр кушыла, ул гына да түгел бу плюсовка булып чыга. Куелган плюсовка башка җырчыныкы булуы да аңлашыла, Лилиягә сүзләрен белгән сыман итеп авызын ачып торырга туры килә.
Лилияне фонограммага җырлый, дип сүгәргә ашыкмыйк, бу чынлыкта төш кенә. Җырчыга еш кына шундый куркыныч төшләр керә икән. Лилия бу төшләрне юрамый, төшләрне юрау тормышлы авырлаштыра, ди. Төш юрау китапларын мәктәп елларында гына укыган. Тавык төшенә тары керә, чүпләп бетермәгәч, тагы керә, диләрме әле, нәрсә турында уйлыйсың, борчыласың, шул керә инде ул төшкә.
Автор: Г.Хәлиуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
Комментарий юк