Мәскәүдән Эльза Габдрахманова Казанда узачак "Татар кызы" конкурсында катнашырга әзерләнә

"Катнашу теләге Уфада узган "Татар кызы" конкурсы масштабларын күргәч туды һәм шул көннән бу бәйгедә катнашырга хыялланам", - ди Эльза.

Мәскәү өлкәсе гүзәле Эльза Габдрахманова Казанда узачак "Татар кызы" конкурсында катнашырга әзерләнә

Эльзага 23 яшь. Мәскәүдә туып үскән, әти-әнисе — Татарстаннан. Белеме буенча Эльза — журналист, Россия Дәүләт иҗтимагый университетының журналистика бүлеген тәмамлаган. Университетта уку дәверендә үк эшкә урнашу хакында да хыялланган. Хәзерге вакытта машиналар сату компаниясендә стажировка уза. Ул чит ил машиналарын сату белән шөгыльләнә, киләчәктә дә карьерасын шушы өлкә белән бәйли.

Мәскәүдә яшәсә дә, туган теленнән, милли кыйммәтләрдән аерылмый — татарча концертларга, Сабан туйларына еш йөри, татар телен өйрәнә. 

"Татар кызы" конкурсында катнашу теләге Башкортостан башкаласы Уфада узган "Татар кызы" бәйгесе масштабларын күргәч туды һәм шул көннән бу бәйгедә катнашырга хыялланам", - ди Эльза.

Хәзерге көндә ул Мәскәү өлкәсе данын ярымфиналда якларга әзерләнә: татар телен өйрәнә, Мәскәүдән Казанга кайтып, сәхнә сөйләме курсларында белем ала, вокал дәресләренә йөри. Кыз җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша. Мәскәү өлкәсендә узган "Татар кызы 2018" кастингы финалисты буларак, Сергиев Посад шәһәрендә узган өлкә Сабан туенда ул профессиональ артистлар белән бер сәхнәдә чыгыш ясады.

Мәскәү өлкәсе милли-мәдәни мохтариятенең яшьләр комитеты утырышында чыгыш ясаганда, мохтарият рәисе Фәрит Мөхтәсәров өлкә данын яклаячак конкурсантка уңышлар теләде, Эльзаның максатчанлыгына, уңганлыгына соклануын әйтте. Фәрит Мөхтәсәров әйтүенчә, "Татар телен популярлаштыру, милли гореф-гадәтләрне актуальләштерү өчен мондый бәйгеләр бик кирәк".

 

Фото: Римма Гомәрова

Автор: Римма Гомәрова

Татар-Информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
647
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Тагын бер гаилә!
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы