Хәбәрләр
Мәскәү Сабан туенда лотореяга машина уйнатылачак
Моннан тыш, бер атналык ял һәм белем алу сертификаты отарга мөмкин. (Казан, 18 июль, "Татар-информ"). Мәскәүнең "Коломенское" музей-тыюлыгында узачак Сабан туенда лотореяга машина уйнатылачак....
Моннан тыш, бер атналык ял һәм белем алу сертификаты отарга мөмкин.
(Казан, 18 июль, "Татар-информ"). Мәскәүнең "Коломенское" музей-тыюлыгында узачак Сабан туенда лотореяга машина уйнатылачак. Әлегә машинаның нинди маркада булуы билгеле түгел. Бу хакта бәйрәмнең социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр ителә.
Моннан тыш, Ренат Ибраһимовның Ялтадагы вилласында бер атналык ял һәм гомуми суммасы 500 мең булган белем алу сертификаты уйнатылачак. Әлеге кыйммәтле бүләкләрне оту өчен 21 июль көнне Мәскәүнең "Коломенское" музей-тыюлыгына Сабан туена килү һәм волонтерлар тарата торган анкеталарны тутыру шарт. Бүләкләрне бәйрәмнең төп сәхнәсеннән уйнатачаклар.
- Мәскәүдә Сабан туе 30нчы тапкыр үткәрелә. "Коломенское" музей-тыюлыгы бәйрәмне 8нче тапкыр каршы алачак.
-
Фото: pixabay.com
- татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
Комментарий юк