Логотип
Хәбәрләр

Марат Бәшәров мәңгелек кыйммәтләр турында спектакль тәкъдим итә

(Казан, 14 февраль, “Татар-информ”). Мәскәүдә 18 февральдә “Күңел белән сөйләшү. Чик артында” (“Разговор с душой. За гранью”) театраль-музыкаль постановка премьерасы булачак. Биредә Марат Бәшәров - ре...

(Казан, 14 февраль, “Татар-информ”). Мәскәүдә 18 февральдә “Күңел белән сөйләшү. Чик артында” (“Разговор с душой. За гранью”) театраль-музыкаль постановка премьерасы булачак. Биредә Марат Бәшәров - режиссёр һәм төп рольне башкаручы. Мәңгелек кыйммәтләр турындагы спектакль Crocus City Hall сәхнәсендә булачак. Бу турыда Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тамашачыларга уникаль, бүгенге көндә ислам дөньясында бердәнбер булган проект тәкъдим ителәчәк. Ул Россиянең Мөфтиләр шурасы һәм Мәскәү мөселманнары Диния нәзарате белән берлектә, мәгърифәтчелек һәм экстремизм белән террорчылыкка каршы профилактика өчен әһәмиятле проект буларак гамәлгә куела.

“Күңел белән сөйләшү. Чик артында” – чын сенсациягә әверелгән тарихның икенче өлеше. Беренче өлешенең премьерасы 2016 елда булды. Спектакль тамашачыларда һәм матбугат чараларында зур кызыксыну уятты. Зал тутырып тамашачы җыеп, уңыш казанган спектакль Мәскәү, Казан, Уфа, Бишкек, Астана шәһәрләрен таң калдырды. Бу юлы Марат Бәшәров узган гомеренең мәгънәсезлеген аңлап, рухи юлга баскан гамьсез эшмәкәр турындагы тарихның дәвамын тәкъдим итәчәк.

“Тамашачыга җиткерергә теләгән төп фикерем – тормышыңны үзгәртәсең килсә, үзеңнән башла! Иң беренче очракта, мин үземнән башлыйм ”, - ди Марат Бәшәров.

Спектакль рухи байлык һәм мәңгелек кыйммәтләр турында уйланган кешеләргә багышлана.

“Без, табигатьтән көчсез кешеләр, еш кына хаталар җибәрәбез, тормышта дөрес булмаган юл буенча да китәбез. Яхшылык һәм явызлык көрәше, сайлап алу проблемасы, гафу итү – без һәркемгә дә таныш булган темаларга кагылабыз”,- ди проектның авторы.

“Күңел белән сөйләшү. Чик артында” – ул алдан фаразлап булмый торган сюжет, масштаблы биюләр, заманча визуаль спецэффектлар. Спектакль вакытында тамашачылар Гарәбстан чүлендә, Якын Көнчыгышта хәзерге сугыш мәйданында һәм, хәтта, гади Мәскәү ишегалдында да булачак.

Спектакль башланыр алдыннан, фойеда Сириягә багышланган “Әни, минем өйгә кайтасым килә” дигән күргәзмә булачак. “Россия сегодня” мәгълүмат агентлыгы, “Такафуль” Ливан хәйрия фонды, “Балалар тынычлыкны ясый яки безне нацизм һәм дөнья террорчылыгыннан яклагыз” халыкара проекты экспозицияләре дә булачак. Кунаклар Ливан качаклары лагере яшәгән чын чатырны, Сирия һәм Ливан балалары тынычлык турында хыялланып ясаган рәсемнәрне, күңелгә үтеп керә торган фотосурәтләрне һәм качакларның шәхси әйберләрен күрә алачак.

Төп рольләрнең берсен Россиянең танылган артисты Александр Головин башкара. Спектакльдә “Главная сцена” тамашасында катнашучы Зелимхан Темирсултанов, танылган җырчы Ринат Кәримов, “Голос” проекты финалистлары Эльмира Кәллимулина һәм Кайрат Примбердиев катнашачак. Бию номерларын “Танцуй” телевизион тамашасы җиңүчесе, “Танцы” проектының хореографы куйган. 

татар-информ

Фото: Рамиль Гали

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк