Марат Бәшәровны эшеннән куганнармы?
Соңгы вакытта Марат Бәшәровның эчкечелек һәм элеккеге хатыннары белән низаглары аркасында популярлыгы «артты». Шуңа күрә аны «Заманча антрепризалар театры»ннан да куганнар дигән хәбәр таралды.
Соңгы вакытта Марат Бәшәровның эчкечелек һәм элеккеге хатыннары белән низаглары аркасында популярлыгы «артты». Шуңа күрә аны «Заманча антрепризалар театры»ннан да куганнар дигән хәбәр таралды.
Аның хакында: «Актёр буларак аңа һич тә бәхет елмаймый, ул башкача спектакльләрдә катнашмаячак. Моның сәбәбе – ул уйнаган спектакльләргә билетларның очсыз сатылуында», – дип яздылар.
Марат Бәшәровның, бу хәбәрне ишеткәч, ачуы чыккан. «Минем йөземә тап төшерергә тырышып, ялган хәбәр таратуларыннан кайчан туктарлар икән? Мин театрдан китмәдем, эшләвемне дәвам итәм һәм билетларга сорау кимү минем шәхси тормышым белән һич бәйле түгел. Пандемия тормышыбызны үзгәртте, хәзер залларның яртылаш кына тутырылырга мөмкин булуын онытмагыз», – дигән Марат.
Чыганак: Өмет
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Кеше китә - җыры кала»
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт» проектының 5 нче сезонына старт бирелде!
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт! Кил – бездә бик рәхәт!»
-
«Алмаш» гаилә җыены тәүге тапкыр оештырылды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы узды
-
Камал театрының тарихи бинасында «Кайтаваз. Илһам Шакиров» концерты
-
Каюм Насыйри музеенда затлы чара узды
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
Комментарий юк