Менеджерлар, продюсерлар беренче курстан ук музыка океанына чумарга тиеш – Кадим Нуруллин
(Казан, 14 март, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллин музыка сәнгате өчен чыгарылыш белгечләрен әзерләүгә карата үз фикерен...
(Казан, 14 март, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллин музыка сәнгате өчен чыгарылыш белгечләрен әзерләүгә карата үз фикерен белдерде. Менеджерлар, продюсерлар беренче курстан ук музыка океанына чумарга тиеш, диде ул. Бу хакта кичә сүз Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында барды.
“Менеджерлар, продюсерлар беренче курстан ук музыка сәнгате океанына чумарга тиеш, шул вакытта гына без эшкә үзебезгә кирәкле кешеләрне алачакбыз. Әйләнә буенча укыту – утопия ул”, - дип белдерде Кадим Нуруллин.
Филармония директоры депутатларга һәм мәдәният әһелләренә үзара хезмәттәшлек итеп, музыка сәнгате өчен кадрларны беренче курслардан ук тәрбияләргә кирәклеген билгеләп узды.
Кадим Нуруллин музыка уку йортлары җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп, берсенең дә нәкъ менә филармониядә эшләү өчен белгечләр әзерләмәвенә игътибарны юнәлтте. Филармониягә эшкә килергә теләүчеләрнең күбесе турында бөтенләй берни белмәвен әйтте. “Безгә килеп, филармонияне яратуларын, бездә эшләргә теләүләрен әйтәләр. Бу бары тик сүзләр генә. Мин бу кешене диплом алгач беренче күрүем була, аны бер тапкыр да концертларыбызда да күргәнем юк. Ә ул миңа Элвин Грей концертына барганы турында әйтә, ул моны мәдәниятнең югары ноктасы дип саный. Ә мин шул кеше белән алга таба эшләргә тиеш?!” – дип әйтте Кадим Нуруллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Камал театрында «Гөргөри кияүләре» спектакле 600 нче тапкыр уйналды һәм 119 нчы сезон ябылды!
-
Камал театры 119 нчы театраль сезонны яңа бинада япты!
-
Казанда беренче тапкыр «Алтын битлек» театр премиясен тапшыру тантанасы узды!
-
«Алтын битлек» премиясе Казанда!
-
Фәрит Бикчәнтәев: «Исемне үзгәртеп, без милли театрларның чикләрен киңәйтәчәкбез”
-
Казанда Александрин театрының Зур гастрольләре башланды
-
«Нәүрүз» фестивале кысаларында Кырым татар академия музыкаль драма театры һәм Төркия дәүләт театры спектакльләр күрсәтте
-
«Нәүрүз» фестивале кысаларында күрсәтелгән кайбер спектакльләрдән фоторепортаж
Комментарий юк