Миләүшә Хабетдинова театр сәнгатенә милли үзаңны үстерү бурычын йөкли
Әдәбият белгече Миләүшә Хабетдинова театр сәнгате безнең милли аңыбызны үстерергә тиеш дип саный. Бүген «Татар театр сәнгатендә миллилек күрсәткечләре һәм рөхсәт чикләре» темасына үткәрелгән түгәрәк ө...
Әдәбият белгече Миләүшә Хабетдинова театр сәнгате безнең милли аңыбызны үстерергә тиеш дип саный. Бүген «Татар театр сәнгатендә миллилек күрсәткечләре һәм рөхсәт чикләре» темасына үткәрелгән түгәрәк өстәлдә галимә шушы фикерләрен җиткерде.
“Рәсем сәнгате үлгән хәлдә – җәмгыять белән эшләми, бию сәнгатен күрмибез дә. Безнең театр сәнгате бар. Без театрда милли аңыбызны үстерергә тиешбез. Театр миллилек мәйданы булырга тиеш”, - ди Миләүшә Хабетдинова.
Галимә Бөтендөнья татар теле олимпиадасына җыелган балаларда да Муса Җәлил һәм Шиһабетдин Мәрҗани турында мәгълүмат булмауны тәнкыйтьләде.
“Без балаларда татарлыкны тәрбияләргә, театр аша тарихи мәгълүмат бирергә тиешбез. Ә без татарлыктан баш тартабыз, үзебезнең милли геройлардан көләбез. Туган җир төшенчәсен кайда аңлаттык? Гореф-гадәтләр астында ни ятканын да аңлатмыйбыз”, - дип борчыла Миләүшә Хабетдинова.
- Түгәрәк өстәл соңгы арада Россия театрында да, татар театрында да чикләүләр турында фикер алышуларны күздә тотып оештырылды.
- Фикер алышуга шулай ук, «Алтын битлек» милли театр премиясе лауреаты Нурбәк Батулла, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Илдар Хәйруллин, Татарстаның атказанган артисты Ирек Хафизов, Әтнә театрының яшь артисты Гүзәл Гафарова, журналист һәм җәмәгать эшлеклесе Айсылу Галиева һәм «Сабантуй» журналының баш мөхәррире Илназ Фазуллин чакырылды.
Чыганак: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
-
Габдулла - яктылык! Татар театрының атасы Габдулла Кариевның туган авылына сәяхәт
-
Мәдәни күпер салучы. Каюм Насыйри тууга 200 ел!
-
Казан Яшь тамашачылар театры 92нче театраль сезонын тәмамлады
-
Камал театрында «Гөргөри кияүләре» спектакле 600 нче тапкыр уйналды һәм 119 нчы сезон ябылды!
-
Камал театры 119 нчы театраль сезонны яңа бинада япты!
-
Казанда беренче тапкыр «Алтын битлек» театр премиясен тапшыру тантанасы узды!
-
«Алтын битлек» премиясе Казанда!
Комментарий юк