Миләүшә Сабирова: «Күлмәк алмасам алмыйм, баламның үсешенә бар көчемне куям»
Танылган юмор остасы Данир Сабировның олы кызы Мәрьямнең нәфис гимнастика өлкәсендәге уңышларын һәрвакыт күзәтеп торабыз. Сәләтле ата-анадан шундый ук сәләтле һәм тырыш балалар туа. Әнә Мәрьям гимнаст...
Танылган юмор остасы Данир Сабировның олы кызы Мәрьямнең нәфис гимнастика өлкәсендәге уңышларын һәрвакыт күзәтеп торабыз. Сәләтле ата-анадан шундый ук сәләтле һәм тырыш балалар туа. Әнә Мәрьям гимнастика белән генә түгел, бию белән дә шөгыльләнә.
Артистка «балаларыгызны берничә түгәрәккә йөртәсез» дип шелтә белдерүчеләр дә бар икән. Бу хакта Мәрьямнең әнисе Миләүшә үзенең Инстаграм аккаунтында хәбәр итә. «Килешәм, зур үрләргә ирешер өчен үзеңне бер юнәлешкә генә багышларга кирәк. Ләкин мин баланың теләгенә каршы бара алмыйм. Бию – безнең хобби, Мәрьям биредә ял итә. Бәйгеләрдә дә бик теләп катнаша, әмма укуны калдырмас өчен барысында да катнашып булмый. Ни дисәләр дә балалар белән шөгыльләнергә кирәк. Шәхсән мин үземә күлмәк алмасам алмыйм, баламның үсеше өчен барлык көчемне куям. Бу эшнең нәтиҗәләрен күрү – зур бәхет», – дип яза әни кеше.
Автор: А.Габдуллина
Фото: Инстаграм @milagrasss555
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
Комментарий юк