Mirror: WhatsAppта бетерелгән хәбәрләрне кире кайтару ысулы барлыкка килде
Кулланучылар WhatsApp мессенджерындагы бетерелгән хәбәрләрне резерв күчермә кулланып киредән укый ала. Бу хакта Daily Mirror басмасына сылтама белән ТАСС хәбәр итә. Басма мәгълүматлары буенча, юкка ч...
Кулланучылар WhatsApp мессенджерындагы бетерелгән хәбәрләрне резерв күчермә кулланып киредән укый ала. Бу хакта Daily Mirror басмасына сылтама белән ТАСС хәбәр итә.
Басма мәгълүматлары буенча, юкка чыгарылган хәбәрне уку өчен программаны бетерергә һәм кабат гаджетка урнаштырырга кирәк. «Шуннан соң резерв күчермәдән архив кире кайтарылачак һәм бетерелгән хәбәрләр янәдән барлыкка киләчәк», - дип яза газета.
Ләкин резерв күчерелмә һәм смартфон программасын яңарту арасында җибәрелгән хәбәрләрне кире кайтарып булмый. Резерв күчермә автомат рәвештә тәүлеккә бер мәртәбә, 02:00 сәгатьтә була.
WhatsApp хәбәрләрен җибәргәннән соң бер сәгать дәвамында бетерергә мөмкин.
Гыйнвар ахырында хәбәр ителгәнчә, WhatsApp кулланучылары бер үк хәбәрне биш тапкырдан артык җибәрү хокукыннан мәхрүм булачак. Бу гайбәтләр һәм дөрес булмаган мәгълүмат таралмасын өчен эшләнә. Моңа кадәр хәбәрләрне 20ләп кулланучы яки төркемнәр белән бүлешеп була иде.
Чыганак: татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
Комментарий юк