Монсератт Кабалье вафат. Сәбәбе билгесез
6 октябрь көнне атаклы опера җырчысы Монсерат Кабалье якты дөньядан китүе турында мәгълүм булды. Опера йолдызы 85 яшендә Сан-Паулу шәһәренең бер хастаханәсендә үлә. Соңгы арада Кабалье еш авыруы һәм б...
6 октябрь көнне атаклы опера җырчысы Монсерат Кабалье якты дөньядан китүе турында мәгълүм булды. Опера йолдызы 85 яшендә Сан-Паулу шәһәренең бер хастаханәсендә үлә.
Соңгы арада Кабалье еш авыруы һәм бер ай буе клиникада дәвалануы турында хәбәр ителә. Дөньядан китүенең төп сәбәбе ачык түгел.
Монсеррат – уникаль тавыш иясе. Ул 1933 елны Барселона шәһәрендә туа. Гомере дәверендә дөньяның иң күренекле Ла Скала, Гранд Опера, Ковен-Гарден биналарында чыгыш ясый. Аның тавышын яраткан кешеләрнең саны бик күп. Кабальеның Мәскәүгә дә килеп концерт биргәне була. Карьерасы эчендә опера җырчысы 125 опера партиясе башкара һәм йөзләгән диск чыгара. Шулай ук Монсератның танылган поп артистлары Фредди Меркьюри, Джонни Холидей, Лиза Ниллсон һ.б. белән дә дуэтта җырлаганы билгеле.
Монсеррат Кабальены җирләү 8 октябрьгә билгеләнгән. Якшәмбе хушлашу тантанасы оештырала.
Зилә Хөснетдинова
Фото kremlinpalace.org
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
-
Миләүшә Хәйруллина: «Кызыл юлдан»
-
Камал театрының Шәрык залында беренче премьера - «Мең дә бер кичә»
Комментарий юк