Нәфкать Нигъмәтуллин: «Җырлап акча эшләмим, җырлау өчен акча эшлим»
- Сез үзләштергән профессияләр арасында музыка, сәнгатькә кагылышлылары юк. Ничек җырлап киттегез? - Казанда җыр ансамбльләре бик күп иде. «Якты елга», «Ялкын», «Яз» ансамбльләрендә җырладым. Дөресен...
- Сез үзләштергән профессияләр арасында музыка, сәнгатькә кагылышлылары юк. Ничек җырлап киттегез?
- Казанда җыр ансамбльләре бик күп иде. «Якты елга», «Ялкын», «Яз» ансамбльләрендә җырладым. Дөресен әйткәндә, мин үземне белгәннән бирле җырлыйм. Концертларның берсендә композитор Марс Макаров белән таныштым. Ул миңа: «Сиңа укырга кирәк», ‒ дип миңа консерваториягә укырга керергә киңәш итте. Анда 7 ел укырга кирәк иде. 7 ел күп дип уйлап, анда бармадым. 1987 елда музыка училищесына укырга кердем һәм профессиональ җырчы булуыма беренче адымнарымны ясый башладым.
- Беренче альбомыгыз ничәнче елны чыкты?
- 1995 елда чыккан «Җырым синең чакта» дигән альбомым миңа халыкка танытты. «Союз» студиясының эшләп килгән чоры иде. Минем тавышымны «коммерческий» дип табып, бер-бер артка унлап альбом чыгардык. Студиядә яздырылган җырлар белән тиз арада популяр булып киттем.
Бу хакта тулырак: intertat
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
-
Габдулла - яктылык! Татар театрының атасы Габдулла Кариевның туган авылына сәяхәт
-
Мәдәни күпер салучы. Каюм Насыйри тууга 200 ел!
-
Казан Яшь тамашачылар театры 92нче театраль сезонын тәмамлады
-
Камал театрында «Гөргөри кияүләре» спектакле 600 нче тапкыр уйналды һәм 119 нчы сезон ябылды!
-
Камал театры 119 нчы театраль сезонны яңа бинада япты!
-
Казанда беренче тапкыр «Алтын битлек» театр премиясен тапшыру тантанасы узды!
-
«Алтын битлек» премиясе Казанда!
Комментарий юк