Наташа Королеваны туган иленә кертмиләр
Популяр җырчы Наташа Королёваны туган иле Украинага кертмиләр. Артистны 5 елга Укаринага керү хокукыннан мәхрүм иткәннәр. Мәгълүм булганча, Украинаның куркынычсызлык хезмәте (СБУ) җырчының «Маленькая...
Популяр җырчы Наташа Королёваны туган иле Украинага кертмиләр. Артистны 5 елга Укаринага керү хокукыннан мәхрүм иткәннәр. Мәгълүм булганча, Украинаның куркынычсызлык хезмәте (СБУ) җырчының «Маленькая страна» җырының сүзләрендә экстремизмга өндәү бар дип тапкан.
Бу хакта Наташа үзе НТВ телеканалында барган «Международная пилорама» тапшыруында сөйләгән.
«Бу шаяру түгел. Күрәсең, алар минем җырларны тыңлап үсмәгән», – дип фаразлый җырчы.
Шулай ук җырчы хәзерге вакытта әлеге мәсьәлә буенча суд эшләрендә катнашуын әйтте. Наташаның суд эше кеше хокукларын яклау буенча Европа судында карала.
Наташа Украина җитәкчелегенә артистларга басым ясауны туктатырга сорап мөрәҗәгать итә. Җырчыны иҗат кешеләренең ялганчы һәм карак җитәкчелектән зыян күрергә мәҗбүр булуы борчый.
Автор: А.Галимова
Фото: Инстаграм @koroleva__star
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Казанда Александрин театрының Зур гастрольләре башланды
-
«Нәүрүз» фестивале кысаларында күрсәтелгән кайбер спектакльләрдән фоторепортаж
-
«Кеше китә - җыры кала»
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт» проектының 5 нче сезонына старт бирелде!
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт! Кил – бездә бик рәхәт!»
-
«Алмаш» гаилә җыены тәүге тапкыр оештырылды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы узды
-
Камал театрының тарихи бинасында «Кайтаваз. Илһам Шакиров» концерты
Комментарий юк