әни диеп язып куйдым...
Сезнең иртәгез ничек башлана? Әниләре белән яшәгәннәр, әлбәттә, әни кочагына сырпаланып ала инде... Әнисе ерак булганнар... әни тавышын ишетү өчен телефон номеры җыя. Һәр хәлдә Татарстанның халык арти...
Сезнең иртәгез ничек башлана? Әниләре белән яшәгәннәр, әлбәттә, әни кочагына сырпаланып ала инде... Әнисе ерак булганнар... әни тавышын ишетү өчен телефон номеры җыя. Һәр хәлдә Татарстанның халык артисты Вил Усманов әнә шулай эшли дә. Җырчының һәр иртәсе: «Инәй, ни хәл?» ‒ дигән сүзләрдән башлана. Баулы районы Хансөяр авылында яшәүче Рәсимә апа үз чиратында улының гаилә хәлләрен сораша, оныклары турында төпченә.
‒ Мин шуңа да «әниләр көне» дигән бәйрәмне ниндидер календарьнең кызыл көне итүләрен бик аңламыйм, ‒ ди Вил әфәнде. ‒ Ходайның һәр бирмеш көне әниләрнеке булырга тиеш, дип исәплим. Әни исән чакта аның телефоны тынып тормаска, бусагасыннан балалары-оныклары өзелеп тормаска тиеш...
Вил Усмановка ияреп, шуны әйтүем дә инде ‒ әниләр бәйрәменә әниләрегез янына кайтып, котлап килергә җыендыгызмы әле? Нинди бүләк әзерлисез мәйтәм?.. Сүз иярә сүз чыгып, Вил әфәнде әниләр бәйрәме якынлашыр алдыннан әнисенә тузан суырткыч бүләк иткәнен ычкындырып алды инде әнә. Әмма: «Язасы түгел!» ‒ дип тә өстәде. Шуңа ‒ мин әйтмәдем, сез белмәдегез, яме...
Автор: Гөлнара Җәлилова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
Комментарий юк