«Әни, әнкәй, әнием» бәйгесендә беренче урынга Айсылу Лерон лаек булды
Шәһәр күләмендә узган бәйгедә Казан районнарында җиңү яулаган әниләр катнашты. Телевидение алып баручысы һәм журналист Айсылу Лерон Казанның 20нче гимназиясендә беренче тапкыр шәһәр күләмендә узган «...
Шәһәр күләмендә узган бәйгедә Казан районнарында җиңү яулаган әниләр катнашты.
Телевидение алып баручысы һәм журналист Айсылу Лерон Казанның 20нче гимназиясендә беренче тапкыр шәһәр күләмендә узган «Әни, әнкәй, әнием» бәйгесендә абсолют җиңү яулады. Бу хакта ул «Татар-информ» хәбәрчесенә үзе сөйләде.
Айсылу Лерон сүзләренчә, бәйгедә Казан районнарында җиңү яулаган әниләр катнашкан. «Барлыгы алты әни катнашты, кызганыч, җиденче әни авырып китте. Элек конкурс Совет районында гына узган булган», ‒ диде ул.
Конкурс биш этаптан торган. Яшь әниләргә визитка, бишек җырын җырлау, һөнәр күрсәтү, милли ризыкны тәкъдим итү, милли бию башкару кебек биремнәр бирелгән.
«Бу конкурска әзерләнгәндә бик дулкынландым, чөнки ул зур җаваплылык таләп итте. Улым Нурихан йөри торган Мәскәү районындагы «Балакай» бакчасын, шул райондагы икенче гимназиягә йөрүче кызым Фәридәнең мәктәбен якладым. Үзем генә түгел, гаиләбез белән әзерләндек», ‒ дип сөйләде Айсылу Лерон.
«Мин бу бәйгедә әни буларак балаларымны да сәхнәгә чыгардым, без җырладык, балалар шигырьләр дә сөйләде, алар өчен дә бу бәйге тәҗрибә булды», ‒ диде җиңүче.
Чыганак: tatar-inform
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
Комментарий юк