Логотип
Хәбәрләр

Нинди хәлләр генә юк икән бу дөньяда! ("Хур кызлары" романы буенча укучылар фикере)

Нинди хәлләр генә юк икән бу дөньяда!

Район мәгариф бүлеге методисты, җитәкчебез Сәлимә Фәндус кызы якташ язучыбыз З.Хөсниярның “Хур кызлары” китабын алырга тәкъдим иткәч, мин икеләнеп тормадым – алдым һәм укый да башладым. Китапның исеме дә җәлеп итте, соңгы айларда, пандемия сәбәпле, Казандагы китап кибетләреннән дә яңа китаплар алып булмады. Айбаш авылы китапханәсенә китаплар күп кайта, шуннан укыйбыз. Бала вакыттан килгән китапка мәхәббәт сүрелми, тик вакыт кына булсын. Китап укырга “Әдәби марафон” да ярдәм итә. Бу араларда хастаханәдә ятарга туры килде. Укып та карадым соң китапны! Иң беренче З.Хөснияр китабын, билгеле, аны укып бетергәч, З.Хәким, А.Әхмәтгалиева, Г.Батталова, Р.Туфитуллова, Ф.Җамалетдинова, якташ язучыларыбыз Л.Сабирова, А.Гыймадиев хикәяләрен,  һәм башкаларның әсәрләрен укыдым. Күтәреп тә йөрисе юк аларны, “Казан утлары” сайтыннан җаның теләгәнне укырга мөмкин.

Сүз башым бит – “Хур кызлары”. Китапның кереш сүзе “Зөләйха кыйссасы” турындагы фикерләр белән башланып китү дә минем игътибарымны җәлеп ите, чөнки бу әсәрне укыганым бар иде. Мәктәпкә очрашуга килгәч, хикәя турында Зиннур әфәндегә сорау да биргән идем, ләкин соравым һавада эленеп калды. Шуннан бирле хикәядәге бер вакыйга миңа һич тынгылык бирмәде. Бу китапны укысам, соравыма җавап табылмасмы, дип  уйлап, мин китапка кереп киттем. Фаҗигале язмышлы татар кызлары турындадыр бу роман-мәхәббәт дигән кызыксыну да булды. Иң беренче проблема, билгеле, мәхәббәт: егет-кызлар, ир белән хатын мәхәббәте, ялгыз хатын хисләре, ирекле мәхәббәт һ.б. Татар авылында туып-үскән саф күңелле кыз Зөбәйдәнең хыял-максатлары, эш-гамәлләре гаҗәпкә калдырды мине, сокландырды.

Китапның “Дөньяда Кыз бала дигән адашу-саташу, абыну-сөртенүләр була...” җөмләсе белән башланып китүе укучыны сагайта, шикләндерә, бу җөмлә алда тагын кабатланачак әле. Әйе, әсәрдә гыйбрәтле язмышлар бирелә. Зөбәйдә дә тигез юлдан гына бара алмый, күп авырлыклар күрә, сынаулар аша уза. Әмма сафлыгын, пакьлеген, Гаязга булган мәхәббәтен югалтмый. Гаяз образы да игътибарга лаек. Язучы аны яратып, ышандырырлык сурәтли. Оста куллы, башлы Гаяз зур уңышларга ирешә, иҗат итә. Шулай итеп әсәр “Дөньяда Татар кызы дигән Горурлык бар!..” җөмләсе белән тәмамлана.

Бу китаптан мин бик күп мәгълүмат алдым. Мәсәлән, Әфган сугышы турында, анда СССР солдатлары тарафыннан кылынган җинаятьләр мине бик аптырашта калдырды. Әфганстанда татарлар яшәгәнен белмәгән идем – белдем. Кайда гына яшәми икән милләттәшләрем?! Наркомафия турындагы хәлләрне ишетеп, укып кына беләбез, Аллага шөкер, татар авылына керә күрмәсен, берүк. Чит илләргә сатылган кызлар турында вакытлы матбугаттан укып, кинолар карап, бераз мәгълүматлы булсам да, З.Хөснияр китабыннан сатылачак кызлар (фахишәләр сүзен кулланасым килми) белән эшләү, аларны әзерләү курслары хакында белдем һәм телсез калдым. Нинди хәлләр генә юк икән бу дөньяда!

Алтын куллы ир солтаны Гариф белән сабыр, тыйнак Сәбиләнең гаилә тормышы, бер-берсен тулыландырып яшәүләре, тугрылыклары мине сокландырды. Гариф кебекләрне кармакка эләктерергә генә тора Гөлҗиһан кебек ялгыз хатыннар. Ләкин әсәр ахырында Гөлҗиһан да үз бәхетен таба. Әсфан белән Жасмин мөнәсәбәтләре дә гади генә түгел, әмма аларның проблемалары да чишелә.

Өй янына чыршы утыртырга ярамаганны ишетеп белә идем. Бу ырым турында да әйтелә романда. Гомумән, китап турында бик күп язарга була. Теле хакында язу өчен, романны кат-кат укырга кирәк. Дөрес, китапның соңгы битен ябып куйгач, мин кереш сүзне тагын укып чыктым. Зиннур әфәнденең үз тормышыннан китергән гыйбрәтле вакыйгалар, аның әтисенә булган ихтирамы, мәхәббәте мине сокландырды. Искиткеч! Рәхмәт Сезгә, Зиннур әфәнде!

Айбаш авылыннан Низамиева Әлфинур Нуртдин кызы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк