Хәбәрләр
Нинди ризыклар картаюдан саклый?
"Российская газета" язуынча, кешенең ничек картаюы 20 процентка генетикага бәйле, ягъни яшәү рәвеше белән моңа тәэсир итеп булмый. Иерусалимның Яһүди университеты һәм Лондон Королева колледжы галимнәр...
"Российская газета" язуынча, кешенең ничек картаюы 20 процентка генетикага бәйле, ягъни яшәү рәвеше белән моңа тәэсир итеп булмый. Иерусалимның Яһүди университеты һәм Лондон Королева колледжы галимнәре 12 ел буе картаюга тәэсир итүче факторларны өйрәнгән.
Галимнәр фикеренчә, картаясы килмәгән кеше даими рәвештә физик эш башкарырга, дөрес ашарга, табибларда тикшеренеп торырга һәм тәмәке тартмаска тиеш.
Баллы ризыклар гомерны кыскарта икәне ачыкланган. Аларны әстерхан чикләвеге, гранат һәм җиләк белән алыштырырга тәкъдим итәләр.
Картаюны кисәтә торган иң файдалы ризык дип чили борычы табылган.
Шулай ук кеше никадәр азрак нервлана, шулкадәр азрак картая. Монысы - АКШ галимнәре нәтиҗәсе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
БҮГЕН
-
Укыдыгызмы?
-
“Композитор да, дирижёр да түгел. Гади бер скрипкачы мин!”
-
Укыдыгызмы?
-
“Гармунтуй” гала-концерты
-
Спектакльгә билет от!
-
Бүген «Сәйяр» балалар һәм яшүсмерләрнең Республика театр фестивале җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды
-
Татарстан Республикасы Милли музеенда яңа проектлар!
Комментарий юк