Логотип
Хәбәрләр

Норвегиянең Мәскәүдәге илчелеге үз классигы әсәренең татарча яңгырашын югары бәяләде

(Казан, 8 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Норвегиянең Мәскәүдәге илчелеге норвегия драматургы Йон Фоссе текстының татар телендә бик матур яңгыравын билгеләп үтте. Камал театры коллективы...

(Казан, 8 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Норвегиянең Мәскәүдәге илчелеге норвегия драматургы Йон Фоссе текстының татар телендә бик матур яңгыравын билгеләп үтте. Камал театры коллективы кичә I Россия Йон Фоссе фестивалендә үзенең "Җәйнең бер көнендә" спектаклен күрсәтеп, классикның текстын татарча тыңларга мөмкинлек бирде. Бу хакта театрның матбугат үзәге хәбәр итә. Спектакль Мәскәүнең "Драма сәнгате мәктәбе" сәхнәсендә барды һәм спектакльдән соң фикер алышу да оештырылган иде.

Фестивальне оештыручыларның берсе булган Норвегиянең Мәскәүдәге илчелеге әлеге спектакль өчен Камал театрына һәм режиссер Фәрит Бикчәнтәевка рәхмәтен җиткергән. “Без Камал театрының Мәскәүгә килеп Норвегия драматургы Йон Фоссе фестивале кысаларында чыгыш ясавы өчен бик рәхмәтлебез. Фоссеның тексты татар телендә шулкадәр матур яңгырый. Казандагы дусларыбызга рәхмәт!” – дип язып куелган илчелекнең социаль челтәрдәге битендә.

Искәртеп үтәбез, "Җәйнең бер көнендә" спектакленең премьерасы 2013 елның 8 февралендә булган иде. Режиссеры - Фәрит Бикчәнтәев. Пьеса Россиядә беренче мәртәбә куелды. Тәрҗемә авторы – Резеда Зәйниева. Рольләрдә – Люция Хәмитова, Ләйсән Фәйзуллин, Илнур Закиров һәм башкалар. Спектакль “Алтын битлек” Милли театраль премия-фестивалендә, “Салават күпере” XV Халыкара театр фестивалендә, Имре Мадач исемендәге Халыкара театр фестивалендә һәм Шанхай халыкара заман театры фестивалендә катнашты.

Норвегия авангардисты Йон Фоссе пьесасының сюжеты катлаулы түгел – героиня, иренең ни өчен аның тормышыннан югалуын, китүен аңларга тырышып, яшьлегендә булган вакыйгаларны искә төшерә. Әсәрнең формасы үзенә бертөрле укылышны таләп итә, чөнки асылда төп мәгънә эчтәлеккә генә корылмаган. Ул билгеле бер эзлеклелектә бирелгән күчеш-кичерешләрдә, берөзлексез үткәннәргә, әйтелгәннәргә кире кайтуда, героиняның тормыш мәгънәсен эзләп газаплануында һәм шул үзен битәрләгән әлеге кичерешләрдән яшәргә көч алуында ачыла.

Мәгълүмат: I Россия Йон Фоссе фестивале 6 апрельдә Мәскәү шәһәрендә ачылды. Чарада Норвегия корольлегенең Россия Федерациясендәге гадәттән тыш һәм тулы Вәкаләтле илчесе Лейдульв Намтведт, "Драма сәнгате мәктәбе" театры режиссеры Александр Огарев, А.А.Яблочкина исемендәге Үзәк Актерлар йорты режиссеры Йоэл Лехтонен, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев һәм башкалар катнашты. Фестивальнең катнашучылары кереш сүзләреннән соң драматург Йон Фоссеның үзе белән онлайн-очрашу узды. 

татар-информ

Фото: kamalteatr.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк