«Очсыз пиар һəм вульгарлык»
«Болгар кызлары» триосы узган гасырның 90нчы елларында татар сәхнәсендә бик популяр булган төркем иде. Трионың чираттагы солисты Ләйсән Басыйрова интернет киңлекләренә интим фотолар куйган өчен төркем...
«Болгар кызлары» триосы узган гасырның 90нчы елларында татар сәхнәсендә бик популяр булган төркем иде. Трионың чираттагы солисты Ләйсән Басыйрова интернет киңлекләренә интим фотолар куйган өчен төркемнән куылды.
– Төркемнең продюсеры Сезнең фотоларны «Очсыз пиар һəм вульгарлык» дип атады. Аның фикере турында ни уйлыйсыз?
– Юк, килешмим аның белән. Иң элек бу фотоларга Айгөл хәтта “лайк”лар тезде. Бетереп ат боларны, дип әйтә ала иде. Мин бетерер идем, әлбәттә. Продюсер сүзен тыңламыйча булдыра алмыйм. Миңа калса, шул гауга башлангач, ул үзен «капларга» уйлагандыр. Мине начар, ә үзен яхшы яктан күрсәтәсе килгәндер.
«Айгөл язган пост мине шаккаттырды»
– Айгөл Зәйнуллина үзенең постында: «Бик күп тапкырлар андый фотоларны бөтен кеше күз алдына чыгарып салмаска дигән үтенеч булды. Кешенең ни трионың җитәкчесенә, ни төркемнең тарихына, ни коллективка аз гына да хөрмәте юк», - дип язды. Сезнең белән мондый сөйләшү булган идеме?
– Төркемгә килгәч тә, минем шундыйрак фотосессия оештырганым булды. Ул: «мондый фотоларны бик куймаска иде», - диде. Шундыйрак сүзләр булды. Әмма куйма дип тыю турында әйтмәде. Ә инде икенче сөйләшүдә ул: «Ярар, мин инде ияләштем, шәхси тормышка кысылмыйм. Мин синнән бары тик эш һәм тырышлык кына таләп итәм», - диде. Мин барысын да аңлап алдым һәм таләп ителгәнчә эшләдем. Шуңа күрә Айгөл язган пост мине шаккаттырды.
Тулысынча интертаттан укыгыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
Комментарий юк