Пермьдә “Зөләйха күзләрен ача” фильмындагы сөрген эпизоды төшерелә башлаган- видео
“Зөләйха күзләрен ача” күп серияле фильмының сөргенгә сөрү эпизодын төшерү өчен, Пермь өлкәсенең Кама буендагы урманлы урынны сайлаганнар. Бу хакта "Россия 1" телеканалы хәбәр итә. Беренче кадрлар ит...
“Зөләйха күзләрен ача” күп серияле фильмының сөргенгә сөрү эпизодын төшерү өчен, Пермь өлкәсенең Кама буендагы урманлы урынны сайлаганнар. Бу хакта "Россия 1" телеканалы хәбәр итә.
Беренче кадрлар итеп Зөләйха өстенә агач аву төшерелгән. Бу күренештә Зөләйха ролен башкаручы Чулпан Хаматованы дублер- каскадер алыштырып тора, дип хәбәр итә телеканал.
Фильмның калган күренешләре Татарстанның Лаеш районында төшереләчәк. “Казандагы елгалар артык тыныч. Анда ял итәргә чыккан кебек. Ә монда табигать кыргый һәм куркыныч”,- дип аңлата Пермь төбәгенә баруны фильмның режиссеры Егор Анашкин.
Иртәгә төшерү төркеме кабат Лаешка әйләнеп кайтачак. Гүзәл Яхина әсәре буенча төшерелгән фильмның премьерасы 2019 елның ахырында булыр дип көтелә.
Дәвамы...
Фото: кадр из видео, t7-inform.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
Комментарий юк