Полициягә тагын хокуклар бирелә
Полицейскийлар гражданнарның тормышын саклап калу һәм куркынычсызлыгын тәэмин итү максатында автомобильләрне ачарга хокуклы
Полиция вакәләтләре киңәя. Дәүләт Думасы пленар утырышта тиешле законны өченче укылышта кабул итте. Аның буенча полицейскийлар гражданнарның тормышын саклап калу һәм куркынычсызлыгын тәэмин итү максатында автомобильләрне ачарга хокуклы. Закон полиция хезмәткәрләренә торак һәм башка биналарга, җир кишәрлекләренә һәм территорияләргә үтеп керү, биналар һәм территорияләрне камап алу хокукы бирә. Шулай ук полицейскийларга, урлау предметларын яшерәләр дип уйларга нигез бар икән, гражданнарны тентергә рөхсәт иттеләр.Транспорт чарасын ачкан вакытта китерелгән зыян өчен полиция җавап тотмый.
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк