Рөстәм Миңнеханов: "Авылдан чыгып китүем тормышымда бәлки иң зур хатам булгандыр"
"Авылда калган булсам, бәлки тынычрак тормыш алып барган булыр идем”, - диде Татарстан Президенты. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шәһәргә күчеп китү теләге булмавы турында әйтте. “Авылдан чыг...
"Авылда калган булсам, бәлки тынычрак тормыш алып барган булыр идем”, - диде Татарстан Президенты.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шәһәргә күчеп китү теләге булмавы турында әйтте. “Авылдан чыгып китүем тормышымда бәлки иң зур хатам булгандыр”, - ди ул. Бу хакта Рөстәм Миңнеханов Чаллының IT-паркында узган “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” VIII Форумның пленар утырышы вакытында ул әйтте.
Президентның бу сүзләре яшь эшмәкәр Лилия Зәитованың киләчәктә игътибар зур шәһәрләргә генә юнәләчәк дигән сүзләренә җавап булды. “Минем шәһәргә күчеп китү теләгем юк иде. Эш белән шулай килеп чыкканга күрә күчендем. Авылда калган булсам, бәлки тынычрак тормыш алып барган булыр идем”, - диде Рөстәм Миңнеханов.
“Мин туган авылыма һәрвакыт кайтып килергә, андагы яшәүче кешеләргә ничек тә булса ярдәм итәргә яратам. Әлбәттә глобализация үз эшен итә. Ләкин үз җирендә эшләгән кеше, үзенең тамагын һәрвакыт туйдыра ала", - диде Татарстан Президенты.
"Шуңа күрә безгә авылларны ничек тә булса саклап калырга тырышырга кирәк. Мәскәүгә, Казанга гына китеп әллә ни эшләп булмый”, - ди ул.
Чыганак: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Кеше китә - җыры кала»
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт» проектының 5 нче сезонына старт бирелде!
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт! Кил – бездә бик рәхәт!»
-
«Алмаш» гаилә җыены тәүге тапкыр оештырылды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы узды
-
Камал театрының тарихи бинасында «Кайтаваз. Илһам Шакиров» концерты
-
Каюм Насыйри музеенда затлы чара узды
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
Комментарий юк