Рөстәм Миңнехановка татар телендә балалар өчен телеканал проектын тәкъдим иттеләр

(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка бүген татар телендә балалар каналы проектын тәкъдим иттеләр. Презентация Татарстан Хөкүмәте йортында узды. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Проектны “Яңа гасыр” («ТНВ») телерадиокомпаниясе” ААҖ генераль директоры Илшат Әминов тәкъдим итте.

Татар телендәге “Шаян” балалар каналы 3 яшьтән алып өлкәнрәк балалар аудиториясе өчен каралган. Канал кысаларында татарчага тәрҗемә ителгән популяр анимацион фильмнар трансляцияләнәчәк.

Презентациядә яңа канал өчен әзерләгән тапшырулардан өзекләр, анда алып баручылар ролендә балалар, мөльтфильмнарлан өзекләр һ.б. тәкъдим ителде.

Чарада катнашучылар телеканал контенты, трансляция вариантлары, шул исәптән  кабельле ТВ аша трансляцияләү мөмкинлеген карады. Проект буенча канал тәүлек буена эшләргә мөмкин. Программалар субтитрлар белән дә булырга мөмкин.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов балалар өчен татар телендә мондый каналга ихтыяҗ бар, дип билгеләп үтте. Каналның беренче елда тәүлек буе эшләве мәҗбүри түгел, дип фикере белән уртаклашты ул.

Презентациядә ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, “Яңа гасыр” («ТНВ») телерадиокомпаниясе” ААҖ генераль директоры Илшат Әминов, «Татмедиа» Республика Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов, Югары журналистика һәм медиакоммуникацияләр мәктәбе директоры Леонид Толчинский һәм башкалар катнашты.

татар-информ

Фото: tatarstan.ru

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
727
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хаҗга юллама бүләк ителә!
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте
22 март 2023 - 15:43
183
0
0
Җәббаров премияле булды!
17 март 2023 - 09:26
576
0
0
Хаҗга юллама бүләк ителә!
16 март 2023 - 13:36
596
0
0
"Апуш"ка кастинг!
14 март 2023 - 13:42
569
0
0
Кем бу?
9 март 2023 - 11:49
1065
0
0
"Апуш"та туган көн!
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы