Рабит Батулла Инкыйраз-таймерның уңай тәэсире булырга мөмкин, дип саный

(Казан, 5 март, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Рабит Батулла Инкыйраз-таймерның уңай тәэсире булырга мөмкин, дип саный. Язучы Интернетта барлыкка килгән Инкыйраз-таймерга карата фикерен белдерде.

Әлеге проектның авторы – татар программисты, милли проектлар авторы Илдар Әюпов. “Инкыйраз-таймер” Гаяз Исхакыйның “Ике йөз елдан соң инкыйраз” әсәренә нигезләнеп ясалган. http://teorius.ru/timer/ сылтамасы белән кереп карасак, инкыйразга 85 ел да 9 ай, 10 сәгать калганын күрербез.

Рабит Батулла, Инкыйраз-таймер телне сакларга ярдәм итәргә тиеш, дип саный. “Провокацион әйбер булгач, ул, киресенчә, уңай тәэсирле булырга мөмкин. Бөтен кеше дә аңсыз түгел бит. Татар телен саклап калу өчен барыбер мәктәпләр оештырачаклар. Счетчик файдага булыр дип уйлыйм. Кеше уйланачак бит”, - ди ул.

Әңгәмәдәш фикеренчә, Инкыйраз инде тормышка аша башлаган. “Әгәр шушылай барса, 200 елга да тулмый. Исхакый әүлия булган бит. Телне ачыктан-ачык бетерергә тырышалар, элек әле кычкырып әйткәннәре булмады. Тагын 15 елдан соң бетә инде ул, әгәр халык күтәрелмәсә. Хәер, күтәрелмәсә дип, ризалашып яткан кеше юк, бик күп язалар бит. Ульяновск, Саратовларда да. Телне бөтенләй юкка чыгарырлар дип уйламыйм. Ул бит инде Конституцияне бозу. Телне бетерәсең килсә, алайса башта Конституцияне үзгәртергә кирәк”, - дип белдерде Рабит Батулла.

"Татар-информ" Марат Кәбиров нәрсәдер югалуга таймер куярга кирәкми, дип саный; Мансур Гыйләҗев “Инкыйраз-таймер” уйлап табучыларны хуплады, дип хәбәр иткән иде.

татар-информ

Фото: архив/Рамиль Гали

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
742
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
"Мин Ришатны яратам"
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте
22 март 2023 - 15:43
118
0
0
Җәббаров премияле булды!
17 март 2023 - 09:26
519
0
0
Хаҗга юллама бүләк ителә!
16 март 2023 - 13:36
542
0
0
"Апуш"ка кастинг!
14 март 2023 - 13:42
520
0
0
Кем бу?
9 март 2023 - 11:49
1014
0
0
"Апуш"та туган көн!
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы