Республикада «Таян Аллага» татар әдәби конкурсы игълан ителде
Республикада «Таян Аллага» татар әдәби конкурсы игълан ителде. Бу хакта ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Конкурс 3 этапта үтә: 1 этап - әсәрләрне җыю (28 гыйнвар 2019 ел - 31 авгус...
Республикада «Таян Аллага» татар әдәби конкурсы игълан ителде. Бу хакта ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Конкурс 3 этапта үтә:
1 этап - әсәрләрне җыю (28 гыйнвар 2019 ел - 31 август 2019 ел);
2 этап - әсәрләрне жюри тарафыннан бәяләү (1 сентябрь - 30 сентябрь 2019 ел);
3 этап - җиңүчеләрне билгеләү (октябрь 2019 ел).
Конкурста Россия Федерациясендә яшәүче 10 яшьтән алып 35 яшькә кадәрле һәрбер теләгән кеше катнаша ала.
Бәйге иҗат эше белән профессиональ рәвештә шөгыльләнмәүче яшьләр өчен үткәрелә, профессиональ язучыларның, шагыйрьләрнең, журналистларның әсәрләре һәм язмалары кабул ителми.
«Таян Аллага» әдәби конкурсы Россия Федерациясендә яшәүче татар яшьләре арасында яшь талантларны барлау һәм берләштерү, аларның иҗади эшчәнлекләрен үстерү максатында уздырыла.
Конкурсның нигезләмәсе белән тулырак сылтама аша танышырга мөмкин - «Таян Аллага» әдәби конкурсының нигезләмәсе.
Фото: tatar-congress.org
Чыганак: татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
Комментарий юк